Дәүләт автомобиль инспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Синоптиклар фаразына караганда, бүген кич һәм төнлә республикада секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил, күз ачкысыз кар-буран көтелә.

Һава шартлары начарайганда, машина йөртүчеләр, юлда иминлекне тәэмин итү өчен, тизлекне арттырмаска, сак булырга тиеш. Бигрәк тә, каршы якка чыгып, машиналарны узганда зур саклык таләп ителә. Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерү шарт. Җиңел автомобильнең алгы утыргычында – 12 яшькә кадәрге, артта – 7 яшькә кадәрге балаларны авырлыгы, гәүдә озынлыгына туры килә торган, эләктергечле махсус кәнәфиләргә генә утыртып йөртергә кирәк. Дәүләт автомобиль инспекциясе көчле кар-буранда 12 яшькә кадәрге балаларны да арткы утыргычка фәкать махсус кәнәфидә генә утыртып йөртергә киңәш итә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәммәсен чиктән тыш сак булырга өндәп, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә. Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)533-38-88 телефоны аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Фикер өстәү