Күзәтчелек органнарының иминлек кагыйдәләрен үтәү ягыннан ризасызлыклары бар.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә кафе, ресторан, барларга эшләргә рөхсәт итү планлаштырылмый. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергән.
– Роспотребнадзор җәмәгать туклануы оешмалары җитәкчеләреннән алынган үтенеч буенча үзенең фикерен җиткерде инде. Иминлек кагыйдәләрен үтәү ягыннан күзәтчелек органының ризасызлыклары бар. – дип аңлатып үткән Галимова.
Ковидка каршы чараларны йомшарту турында карар административ юл белән түгел, ә тиешле документлар нигезендә кабул ителә. Әлегә күзәтчелек органнары җәмәгать туклануы оешмаларының төнге эшенә чикләүләрне бетерү зарурилыгын күрми.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat