Татарстанда һава шартлары бозылу көтелә

Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә машина йөртүчеләргә буран вакытында сак булырга кирәклеген искәрттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразлавынча, 9 һәм 10 гыйнварда Татарстанда кар явуы, буран чыгуы, җилнең секундына 13 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Республиканың ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, һава шартлары бозылган очракта юлда бик тә сак һәм игътибарлы булырга, хәрәкәт иткәндә имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясамаска кирәк. Иминлек каешын эләктерү, балаларны исә машинада автокреслода йөртү зарур. Торак пунктлардан читкә чыкмавың хәерле.

Юлда көтелмәгән хәл килеп туган очракта, 8-843-533-38-88 телефонына ярдәм сорап шалтыратырга кирәк.


Фикер өстәү