75 яшьлек блогер Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов: «Кешеләргә файда китерергә телим»

Агроном, икътисад фәннәре докторы, Буа районының легендар шәхесе Мөхәрәм Мөхәммәтҗановны республикада да, читтә дә беләләр. Бөтен гомерен җиргә, туган ягына хезмәт итүгә багышланган Мөхәрәм абый бүген дә гел хәрәкәттә. «Блогер.Татар» республикакүләм бәйгесе җиңүчесе белән авыл, тормыш, блогерлык эше турында сөйләштек.

Буада 28 йортлык «Мөхәрәм урамы» бар. Аның тырышлыгы белән барлыкка килгәнгә шул исемне йөртә ул. Һөнәре буенча – агроном. Озак еллар үзе булдырган «Зөя» ярма заводында ниләр генә җитештермәгән?! Карабодай, борчак, солы кебек культуралар – берсе дә калмаган.

1979 елда Мөхәрәм абый, партия кушуы буенча, ул чактагы «Искра» хуҗалыгы белән җитәкчелек итә башлый, Татарстанның колхозлар Советы рәисе итеп сайлана. 1989 елда Мәскәүгә китә, СССРның Югары Советында эшли башлый. Союздаш һәм автоном республикаларның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча комиссияне җитәкли. Күпьеллык намуслы хезмәте, ирешкән уңышлары өчен «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Әле тагын күпсанлы мактаулы исемнәр, бүләкләр иясе ул.

Күптән түгел генә дә Мөхәрәм абый өченче «Блогер.Татар» республика бәйгесендә җиңү яулады. «Инстаграм»дагы аккаунтын бик кызыклы итеп алып бара. Аның сүзләренчә, кешеләргә яхшылык эшләү, ярдәм итү аңа яшәү дәрте, җан тынычлыгы бирә.

– «Инстаграм»да аккаунтым бар иде инде, ләкин анда сирәк керә идем. Бер танышым үземнең тарихны китапка язып калдырырга тәкъдим итте. Ләкин миңа укучыларым белән турыдан-туры аралашу кирәк. Китапны аны минем язмаларга нигезләнеп балаларым, оныкларым да чыгара ала. Шулай итеп бу эшчәнлекне «Инстаграм»да башлап җибәрдем. Мине кешеләрнең психологиясе, аларның тормышка карашы кызыксындыра. Блог белән акча эшләргә җыенмыйм. Белгән әйберне башкалар белән дә уртаклашырга кирәк. Иң мөһиме – кешеләргә хәзерге вакытта булган авырлыкларны бераз гына булса да җиңеләйтү. Безгә бит хәзер аралашу җитми, минем яшьтәгеләргә аеруча. Бу авыру безне капка артына бикләде, – ди ул.

Бүген аның «Инстаграм» битендә 1407 язылучысы бар. Мөхәрәм абый әйтүенчә, сайлап алынганнар гына җыелган анда.

– Һәрберсе – үзе сайлап кына, озак күзәтеп барганнан соң гына кергән кешеләр. Үземне блогер итеп танытасым килми. Алар мине карыйлар, яраталар, язалар икән – шул җитә. Мине кирәкле дип тапканнары өчен рәхмәт аларга, – дип сөйли Мөхәрәм абый. – Оныкларым да: «Әйдә, бабай, аккаунтыңны үстерик, 5000, 10000 язучыларың булыр», – дип әйтәләр. Аралашыр өчен кердем, реклама бирергә җыенмыйм, дип җавап бирәм. Миңа язылучыларның сорау бирүләре, аңламаган әйберләрне аларга аңлатып бирү, аларның тормышларын белеп тору кирәк.

Мөхәрәм абыйның аккаунтындагы постларны еш кына зур пабликлар үзләренә алып куя.

– Боларның берсе дә реклама ясау максатыннан түгел, ә кешеләр белән кичерешләрне бүлешеп, тормышны җиңеләйтү, нинди дә булса өлеш кертү өчен. «Блогер» исеме мине кызыксындырмый. Мәсәлән, бер тимерне тимер икәнен генә язасың икән – син блогер дип саналасың ди, ә менә аның эченә кереп, тимернең кемгә, ничек һәм ни өчен хезмәт итә ала икәнен күрсәтерлек дәрәҗәгә ирешү – монысы икенче нәрсә, – ди ул.

Алга таба планнары да зурдан аның:

–  Язылучыларым белән сөйләшәсе, язасы әйберләрем күп әле. Үзем өчен якын булган ике авыл тарихына күбрәк тукталасым килә. Берсе – туган авылым Күл Черкене, икенчесе, иң күп хезмәт куйганы – Яңа Тинчәле авылы. Күл Черкене – районның иң атаклы авылларының берсе. Зөя елгасы буенда урнашкан ул. Халкы бик тырыш, бүген анда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Яңа Тинчәле – 3000гә якын кешеле 2 авылдан торган колхоз иде. Авыл яшәеше, күтәрелеше, халкының тормышка бирелгәнлеге, ул як мишәрләренең үзләренә генә хас аерым яклары бар, шулар турында истәлек язып калдырасым килә, – ди ул.

Мөхәрәм абый 1991 елдан бирле Буада яши. «Авылда яшәү рәхәтме, шәһәрдәме?» – дип сорыйм үзеннән. «Минем өчен бернинди дә аерма юк. Яшәү шартлары икесендә дә әйбәт. Үзебезнең урамга үзем асфальт керттем, авылның бүген теләсә нинди урамына барып керсәң – таш җәелгән, юл бар. Шәһәрдә дә, авылда да газ, су кертелгән», – дип җавап бирде.

Хатыны Гөлфия апа белән икәү гомер кичерәләр, балалары читтә яши.

– Без бер тик тора белмибез. Икебез дә иртән чыгып китәбез дә эшләп йөрибез. Кайвакытта икебезнең кулда – ике телефон, бакчаның бер башыннан икенче башына телефон аша аралашабыз. Беребез өйдә, беребез бакчада эшләгәндә, 1–2 сәгать югалышып торсак, телефоннан табышабыз, – ди Мөхәрәм абый.

Бакча эшләрен бик яратып башкара ул. Табигатькә бирелеп, аның белән бергә яшәргә, яратырга кирәк. Ул, үсемлекләр янында чын-чынлап ял итәм, көч алам, ди.

Менә шулай күңел кушуы буенча, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яши Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов. Моның сере дә гади: «Әгәр кеше тынгысыз, эзләнә икән, барыбер үзенә кирәклесен таба», – ди ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү