“Омикрон”ның 5 яшькә кадәр балаларга үлем-китем куркынычы белән янавын ачыклаганнар

Табиб-педиатр Сергей Токарев кисәткәнчә, кискен ларинготрахеит бугазның шешүенә китерергә мөмкин. Табиб-педиатр, медицина фәннәре докторы Сергей Токарев Ura.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә коронавирусның “омикрон” штаммын йоктырган биш яшькә кадәрге балаларга үлем куркынычы янау ихтималын әйткән.

Аның аңлатуынча, кискен ларинготрахеит бугазның шешүенә китерергә мөмкин. Мондый очракта баланы кичекмәстән хастаханәгә салырга кирәк, юкса бу хәл фаҗигале тәмамланырга мөмкин.

“Кискен ларинготрахеит гадәттә биш яшькә кадәрге малайларда килеп чыгучан. Моңа кадәр бу чир сабыйларда парагрипп сәбәпле пәйда булса, хәзер аның “омикрон”нан килеп чыгуы да күзәтелә”, – дип аңлаткан педиатр.

Токарев билгеләп үткәнчә, коронавирус йоктырган баланың авыз кырыйлары агарып яки зәңгәрләнеп калса, эт өргән тавышлар чыгарып, бик каты йөткерсә (“лающий” кашель), сызгырган тавышлар чыгарып сулыш ала башласа, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моңа кадәр Роспотребнадзорның Мәскәү фәнни-тикшеренү институты белгече Татьяна Руженцова сөйләп үткәнчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, балаларның күпчелеге коронавирусның “омикрон” штаммын җиңелчә үткәрә.


Фикер өстәү