Татарстандагы “Түбәтәй”нең тирә-ягын төзекләндерүгә 243 миллион сум тотылачак

Булачак манараны быел ноябрь азагында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Югары Ослан районында түбәтәй рәвешендәге 30 метр биеклектәге күзәтү манарасы –“Түбәтәй Tower” территориясен төзекләндерү һәм инфраструктурасын булдыру өчен 243 миллион сум биреләчәк. Дәүләт сатып алулар порталына шуны күздә тоткан документ урнаштырылган. Заказчысы – Татарстан баш инвестицион-төзелеш идарәсе.

Бу максатка акча федераль һәм республика бюджетларыннан җибәреләчәк.
Тендерда әйтелгәнчә, түбәтәй рәвешендәге манараның көнчыгыш өлеше Югары Ослан районының торак төзелеше чигендә урнашкан. Төньягыннан – Идел елгасы ага, калган якларында – урман-кырлар. Биредә контроль-керү урыны, визит үзәге, 70 автомобиль, 9 автобус, 6 автоөй кую урыны булдырылачак, коммуникацияләр үткәреләчәк. Манараны файдалануга тапшыру быел ноябрь азагына планлаштырылган.


Фикер өстәү