Узган ел Татарстан полициясе прививка ясату турында 48 ялган белешмә тапкан

Узган ел Татарстанның полиция хезмәткәрләре коронавируска каршы прививка ясату турында 48 ялган белешмә тапкан. Бу мәгълүматны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының бүген Казанда узган коллегия утырышында җиткерделәр. 

Министр Артем Хохорин сүзләренә караганда, узган ел хокук сакчылары эпидемиологиягә каршы таләләрнең ничек үтәлүен ачыклау өчен кеше күп җыелган урыннарда меңнән артык, сәүдә, туклану оешмаларында, транспортта, тамаша һәм күңел ачу чараларында 400 меңнән артык тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә 187 мең беркетмә төзелгән.


Фикер өстәү