Лилия Гыйбадуллина: «Шагыйрьлекне сорап алмыйлар»

Ул беркайчан да, менә мине күрегез, дип күкрәк киермәс, тавыш куптармас. Әмма сүзен әйтсә, берәгәйле әйтер. Соңгы вакытлардагы уңышының сере шунда түгелме икән? Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән яшьләр иҗаты, хәзерге әдәбиятның проблемалары, аермасы, хатын-кыз шагыйрә булу үзенчәлекләре турында сөйләштек.

Лилия, узган елгы уңышларың әдәби конкурста берьюлы берничә номинациядә җиңү тормышыңа, иҗатыңа ничек тәэсир итте?

– Язганнарыңның кирәклеген тою бик рәхәт инде ул. Каләм иясе моңа һәрвакыт мохтаҗ. Бу җиңүләрнең иҗатыма тәэсире турында сөйләргә иртәрәк әле. Әмма шунысы хак: каләмемә ышанычым ныгыды. Ә үземә килгәндә, ул җиңүләрем үземнән битәр башкаларга күбрәк тәэсир итте кебек. Берара телефоным тынып тормады, берничә телевизион тапшыруга, әңгәмәләргә чакырдылар. Игьтибар үзәгендә булырга яратмасам да, декабрьдә Чаллы – Казан арасын шактый таптарга туры килде.

Мин бәләкәйдән нәфис сүз ярышларында да, әдәби иҗат бәйгеләрендә дә, фән олимпиадаларында да, спорт ярышларында да катнашып үстем. Әйтик, мәктәптә укыганда ике ел рәттән татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында беренче урын алдым. Бу миңа университетка юл ачты. Җиңү тәмен дә, җаваплылыгының авырлыгын да тоеп үстем, кыскасы. Син әйткән бу әдәби бәйгегә дә гап-гади конкурс итеп карыйм. Татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучысын иҗатка кызыксындыру максатыннан шундый олы бәйге үткәрелү – әлбәттә, бик күңелле күренеш. Каләм әһелләрен берникадәр селкетеп алды кебек ул, катнашучылар да күп булган бит. Мин дә яздым һәм катнаштым – шул гына. Ә әдәбият ул ярыш мәйданы түгел.

Дусларың арттымы, дошманнарыңмы?

– Дусларым да артмады, дошманнарым да барлыкка килмәде. Мин якын күргән кешеләр җиңү-җиңелүләрем аркасында гына янымда булучылар түгел. Беркемне дә дошман күрмим, беркемнән дә дошман эзләмим. Кемдер мине өнәп бетерми икән – анысы инде минем проблема түгел.

Әле бит син «Белла» РоссияИталия премия иясе дә.

– Әйе. 2015 елда «Белла» премиясенә, узган ел «Кайту» дип исемләнгән китабым өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә ия булдым. Бу шагыйрьләр исемен йөрткән әдәби бүләкләргә лаек булу – минем өчен олы мәртәбә.

Балалар прозасында күптәнме син? Биредә эшләргә нәрсә мәҗбүр итә?

Балалар һәм яшүсмерләр өчен яза башлавым «Көмеш кыңгырау» газетасы белән бәйле. Әлеге басмада берничә ел эшләдем. Төрле мәктәпләрдә очрашуларда булып, балалар язган хатларны, шигырьләрне, язмаларны укып, аларны бераз аңлый башладым кебек. Үземнең дә ике улым үсеп килә. Балалар өчен язганда, беренче чиратта, аларны күз уңында тотам. Әдәби әсәрләр конкурсына җибәргән повесть та олы улым Ильяс өчен язылды. Кып-кыска җөмләләр белән, сурәтләүләргә, лирик чигенешләргә, дидактикага мөмкин кадәр азрак урын биреп, үземне шактый «тыеп» яздым мин аны.

Хәзер мәктәпләрдә укыту русча, урамда – рус мохите. Мәктәп китапханәсендә татар китаплары юк дәрәҗәсендә. Казанга баргач, китап кибетенә керми калмыйм. Әмма хәзерге балаларны кызыксындырырлык татарча китаплар бик аз. Ә бит татар китабын укытасы килә. Проблема татар әдәбиятында гына түгел, проблема – балаларда да. Татар балалар һәм үсмерләр әдәбияты бүген татарча ярым-йорты гына белә торган һәм кулында смартфон, гаджеты булган бичара татар баласына яраклашырга мәҗбүр. Гади, җиңел тел белән язылган, акыл сатуларны читкәрәк куеп торган, мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр – балаларыбызны үзебезнеке итеп, телле итеп сакларлык, татар теленә һәм әдәбиятына кызыксыну уятырлык әсәрләр – кирәге көн кебек ачык.

Өлкән буыннан яшьләр иҗатын аңламыйбыз, алар бүтәнчә яза, дигәнне еш ишеткән бар. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Өлкәннәрнең артта калуындамы, яшьләрнең, үткәннәрдән өзелеп, «европача» иҗат итәргә тырышуындамы? Әллә проблема бөтенләй дә юкмы?

– Яшьләрнең артта калуында, дисәм инде… Узгынчы әйбер ул. Куып тотарлар әле. Элек тә шулай булган, киләчәктә дә шулай булачак. Булсын. Картлар да аңларлык икән, нәрсәсе кызык инде ул яшьлекнең!

Чаллы язучылары үзгә. Моны аңлар өчен Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин исемнәрен атау да җитәдер. Бу төбәкнең көче нәрсәдә?

– Чаллы язучылары дип аермас идем мин. Чаллыда яшәүче татар язучылары диик. Әйе, Чаллы – үзенчәлекле шәһәр. Ул миңа гадилеге һәм гаделлеге белән кадерле. Хезмәтләре таудай булса да, бернинди пафоссыз яшәүче, иҗатны намус эше дип кабул иткән, заводларда, тимер-таш арасында эшләп тә, әдәбиятка тугры калган язучылар бар биредә. Кирәк чакта үсендерә, кирәк чакта тәнкыйть сүзен күзеңә карап әйтә торган өлкән каләмдәш-дуслар таптым монда. Чаллыда җылы, ихлас әдәби мохит бар. Шул мохитне саклап торучы Факил абыйга рәхмәт.

Яшь язучыга китап чыгару, аны укучыга җиткерү авырмы? Зифа апа Кадыйрова кебек үзең авылданавылга йөрү, укучылар белән очрашу актуальме әле?

Ничек китап чыгарыйм икән, дип бервакытта да хәсрәтләнгәнем булмады. Беренче китабымны Рәдиф Гаташның нәшриятка җыеп биргәнен, ул китапның чыкканын белми дә калдым. 17 яшем тулган көнне үземә почта конвертында килеп җитте ул. Бүгенгә җыйнак кына дүрт шигъри җыентыгым бар. «Сөрән» дигән китабым узган ел дөнья күрде. Гонорар хисабына 170 данәсен үземә бирделәр. Сораучыларга почта аша җибәрәм. Китап тарату максаты белән очрашулар оештырганым юк. Дөресен әйткәндә, моңа вакытым да юк. Андый язучыларга хөрмәтем зур. Әлбәттә, очрашуга чакырсалар, барырга тырышам. Һәм күп очракта халыкның шигырьгә сусавын, әдәбиятка битараф булмавын тоеп, берникадәр гаҗәпләнеп тә кайтам әле. Хәзер без бик ялкауландык бит: әйберне кулыбызга китереп тоттырганны көтеп ятабыз. Өй янындагы азык-төлек кибетенә дә чыкмыйбыз ич, кешедән китертәбез. Бу пандемия зәхмәте чорында отыры шуңа ияләштек. Китапка да мөнәсәбәт шулай кебек. Кешенең кулына китереп тоттырсаң, ул аны сатып та ала, укый да. Үзе кибеткә чыгып алмый менә. Хәер, кайда гына бар соң ул татар китабы кибетләре…

Шигърият нинди холыкны ярата?

Шигърият – сагыш ул. Мәхәббәт тә түгел, бәхет тә түгел, шигырь – гомерлек сагыш ул, минемчә. Аннан котылып булмыйдыр. Шагыйрьлекне сорап алмыйлар, ул – язмыш. Күңел сизгерлеге, әйтелмәгән сүзләрне дә ишетү, тоярга тиеш булмаганны да тоеп яшәү җәзасы да ул. Бәхетле шагыйрьләр булмый. Шигырь – яра да, дәва да. Шигърият үз рухыңа, күңелеңә сак караганны, бөтенлекне, үз-үзең белән гармонияне ярата. Бу сүзне безнеңчә җан тынычлыгы диләр бугай. Олыгайган саен, җенемә туры килмәгән кешеләрдән, күңелемдә резонанс тудырырдай вакыйга-урыннардан читтәрәк йөрергә тырышам. Тагын шунысы да бар: шигърият үзеннән дан-дәрәҗә эзләүчеләрне өнәми, кача. Үзенә саксыз кагылганны, кадерсезләүне дә кичермидер ул.

Ркаил Зәйдулланың «Хатынкызга шигърияттә авыр, чөнки шигърият гаиләгә, балаларга да игътибар бирүне яратмый, ул көнчел» дигән фикере бар. Килешәсеңме?

– Бәлки Ркаил абый хаклыдыр. Кияүгә чыктымы – шагыйрь «үлә», дигән сүзне берничә ир-ат язучыдан ишеткәнем булды. Заманында ышандым да кебек мин бу фикергә. Кияүгә чыкканда, башка язмам шикелле иде. Янәсе, шигырь – яшьлек романтикасы, шуның белән вәссәлам. Аннан бер-бер артлы ике малай алып кайттым. Һәм чынлап та 5–6 ел берни дә язмадым. Әмма берзаман, балалар итәктән төшкәч, күпмедер буш вакыт барлыкка килгәч, китапханәгә киттем. Чаллыда яшәүче язучыларның иҗаты белән таныша башладым, китап укырга тотындым. Аннан «Кайту» шигыре язылды…

Мин төрле була алам. Миндә әллә ничә «мин» яши. Бу төрлелекнең сәбәпләре балачактан ук, мөгаен. Чагыштырмача иртә яза башлап, бик яшьли олпат каләм ияләреннән хуплау сүзләре ишетсәм дә, гаиләдә хуплау күреп үсмәдем мин. Бик яшьли китабым чыгу да безнең өйдә вакыйга саналмады. Әти «язма» дип кистереп әйтмәсә дә, иҗат юлына каеруымны хуплап бетермәгәнен тоеп үстем. Мин аны һич гаепләмим. Киресенчә, рәхмәтлемен. Нәкъ шундый кырыс тәрбия мине бүгенгәчә шагыйрь итеп саклады. Бәләкәйдән төрлеләнергә, кирәк чакта коры реалист булырга, кирәк чакта шигырьне иреккә чыгарырга өйрәнгәнмен, ахры, мин. Тормышта да «шагыйрә» булып яшәсәм, янып беткән идем инде…

Менә болайрак аңлатып карыйм әле. Миндә кимендә ике «мин» яши – ир хатыны, ике ул әнисе Сираева һәм язучы Гыйбадуллина. Мин аларны йөгәнли беләм. Талаштырмыйм, алар дус яшиләр. Хәтта бер-берсенә булышалар, бер-берсен тулыландыралар да. Әмма гаиләм – минем өчен һәрвакыт беренче урында. Үземне дөрес яшим һәм кыйммәтләрне дөрес билгеләгәнмен дип уйлыйм. Ихтимал, ирем мине бөтен барлыгым белән кабул итмәсә, аңламаса һәм теге Гыйбадуллинаны танымаса, миңа бик авыр булыр иде. Бәхеткә, ул – бик акыллы һәм сизгер кеше. Ул – иҗат өчен шартлар булдыручым, тылым.

Ә шигырь кайчан языла?

– Гадәттә, төнлә. Кайвакыт көндез дә. Кайчан күңелемә дәшеп китерәм – шунда языла ул шигырь. Ул бит минем каләм тотуымны сагынып килә.

Хәзерге заманга нинди бәя бирер идең? Без нинди заманда яшибез?

Без ниндидер күпердән барабыз кебек тоела миңа. Менә өзеләм, дип чайкалып торган асылмалы күпердән. Аргы яктан бирге якка үтеп чыгарга гына кирәк нибары. Сакланырга, исән калырга кирәк. Бу тар күперне бервакыт барыбер чыгарбыз. Дөнья гел болай гына бармас ул. Безгә исә бүген телебезне, денебезне, каныбызны, милләтебезне, әдәбиятыбызны сакларга, киләчәккә кадәр илтеп җиткерергә кирәк. Кешене өмет яшәтә. Мин киләчәгебезгә ышанам. Ышанмасам, үземә һәм сүземә ышанмыйм дигән сүз.

Блицсораштыру

Иң зур теләгең?

– Балаларым, оныкларым – нәселем киләчәге иминлеге, рухи саулыгы.

Өстәл китабың?

– Һәрвакыт төрле. Бүген Ләис Зөлкарнәйнең «Узганны кабатлау» китабы.

Синең өчен иҗат

– дәва.

Шушы мизгелдә күңелеңдә яралган шигъри юллар?

Офыкларда яз сискәнеп куйды,

Күңелемә кунды вакыт сере…  

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Лилия Гыйбадуллина: «Шагыйрьлекне сорап алмыйлар»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү