Казанда репетиторларга ихтыяҗ бик нык арткан

Узган елда Татарстан башкаласында репетиторлар хезмәтенә ихтыяҗ уртача 59 процентка арткан. Бу хакта “Авито.Услуги” сервисының тикшеренү нәтиҗәләре сөйли. 2021 елда математика буенча репетитор хезмәтеннән файдаланырга теләүчеләр алдагы елдагы белән чагыштырганда 68 процентка ишәйгән. Белдерүләр саны 11 процентка үскән. Бер сәгатьлек дәрес уртача 600 сумга төшә.

Рус теле укытучыларыннан өстәмә дәресләр алырга теләүчеләр саны 81 процентка күбәйгән. Казан укытучыларның белдерүләре саны 25 процентка ишәйгән. Бер дәрес уртача 500 сум тора. Башкалада шулай ук биология һәм тарих фәннәре буенча репетиторларга да ихтыяҗ арткан – 60 һәм 86 процентка. Ә менә инглиз теле буенча белемнәрен чарларга ярдәм итүчеләргә ихтыяҗ 38 процентка гына үскән. Бер дәрес уртача 500 сумнан башлана. Казанлылар француз теленә дә мөкиббән: укытучыларга ихтыяҗ берьюлы 136 процентка арткан!

Узган елда күпләр гадәти булмаган телләр өйрәнергә карар иткән. Шул сәбәпле бөтен Россия күләмендә Корея һәм япон теле буенча репетиторларга ихтыяҗ 140 һәм 87 процентка үскән. Укытучыларның күпчелеге сәгатенә 650 сумнан 800 сумга кадәр онлай-дәрес үткәрергә әзер.

2021 елның сентябрендә Казанда шулай ук Кытай, Корея һәм япон телләре буенча репетиторларга ихтыяҗ арткан.


Фикер өстәү