Коронавирус репетиторларга ихтыяҗ тудырган: «Авыл мәктәбендә дәресләр кыскартылгач, онлайн мәктәпкә күчтем»

Россиядә һәр дүртенче ата–ана баласына репетитор яллый.Үзизоляция вакытында да  укучылар  яхшы баллар артыннан кууын  туктамый. Күп кенә репетиторлар имтиханнарга әзерләүнең онлайн формасына күчте.Әлбәттә, бәяләре  күпкә очсызрак.

Төп ихтыяҗ

Галимнәр әйтүенчә,  коронавирус пандемиясе дөнья икътисадын параличласа да, ил укучыларының  белеменә зыян китерә алмый. Бүген бигрәк тә видеоконсультация, онлай–репетиторларга ихтыяҗ арта. Хезмәт базары аналитиклары исәпләп чыгарганча, өстәмә онлайн-уку ел саен ким дигәндә, 30 процентка арта. Гомумән алганда, Россиядә шәхси дәресләр табышы инде күптән елына 100 млрд сумнан артып киткән. Әйтик, инглиз теленнән генә репетитор белән 2,2 млн укучы һәм 406 мең мәктәпкәчә яшьтәге бала шөгыльләнә. Математикадан – 3 млн тирәсе бала. Мәскәүдә бер фәннән айга – уртача 4700, төбәкләрдә  2100 сум акча түгәргә туры килә.

Дәрестә аңламадым диючеләргә, шул ук вакытта олимпиада, БДИга әзерләнүчеләргә әле дә ярый репетиторлар бар. Һәрхәлдә, әти–әниләр шулай, ди.Алар газиз балалары  яхшырак белем алсын өчен акчасын кызганмый.Күп гаиләләр өчен  репетиторлык күптән инде чыгымнарның  төп өлешенә әверелде. Хезмәт хакы алуга, квартплата кебек, аларга дип акчаны  аерым җыеп куялар икән.

“Мәктәп ябылгач, онлайн репетитор булдым”

Авыл да шәһәрдән калышмый. Пенсиягә чыккан тәҗрибәле укытучылар моңа кадәр дә, баламны имтиханга әзерләгез әле, вузга керәсе бар бит, дигән әти–әниләрне кире бормады. Аларның кайберләре замана техникасын өйрәнеп, экран аша дәрес бирә башлады. Кайберләренә интернет булмау аяк чала.

–70 яшькә җиткәч, өйгә интернет кертеп тормадык инде. Ай саен 500–600 сум түләргә кирәк. Пенсия даруларга китә. Шуңа күрә онлайн–репетитор була алмыйм, –ди Зөһрә апа Сафина.

Авылда яшәп тә, Россия дәрәҗәсендә танылган репетитор булырга мөмкин. Без кечкенә авылларда бүгенге вазгыятькә кадәр үк  онлайн репетиторлык белән шөгыльләнә башлаган укытучыны да эзләп таптык. Дөрес,  ул авыл исемен күрсәтергә риза түгел. Шулай да Ләйсән бу шөгыльнең нечкәлекләре турында сөйләргә каршы булмады.

–Авыл мәктәбендә дәресләр кыскартылгач, онлайн мәктәпкә күчтем. Мәктәп соңрак бөтенләй ябылды,  минем күрше авылларга барып укытасым килмәде. Куркып кына башлаган идем. Баштарак туганнарыма читтән торып дәресләр бирдем. Бик отышлы килеп чыкты, – ди инглиз теле укытучысы Ләйсән.– Укучыларым арасында Мәскәү, Әлмәт, Казан, Сарман, Азнакай һәм башка район укучылары да бар. Тик үзебезнең авылдан берәү дә юк. Әмма авыллардагы әти–әниләр дә кызыксына. Хәзер теләүчеләр саны тагын да артты. Әлбәттә, барысын да кабул итә алмыйм. Төркемдә 5–6  баладан арттырсам, нәтиҗәсе булмаячак. Өйдә тик утырганчы, шөгыльләник әле, диләр.

Яшь укытучы әйтүенчә, онлайн–репетиторлыкның уңай һәм тискәре яклары да  бар. Аңлатырга уңайлы булса да, балаларны контрольдә тоту авыр. Әгәр әти–әниләр бу эшне җайга салырга ярдәм итсә, проблемалар юк икән. Атнага  икешәр дәрес укыта, видеоаралашу 40 минуттан артмый. Бер айга  бер балага, ким дигәндә, 600 сум түлиләр.

Хәлләр үзгәрә

Казан укытучы Гөлсинә ханымның укучылары, киресенчә, кимегән. Чөнки әти–әниләрнең кесә ягы такырая башлаган.

– Коронавируска бәйле вазгыять эшкә бераз аяк чалды. Өйдә утырганәти–әниләрнең акчалары юк. Балалар  болай да  көн буе компьютерда утыра. Онлайн дәресен укырга кирәк, миңа калса, репетитор яллау  сәламәтлеккә зыян гына китерәчәк. Аннан хәзер – апрель уртасы.Гадәттә, репетиторга  ел башында йөри башлыйлар. Минем күзәтүләр буенча, ел саен майда кимиләр. Быел ничек булыр, әйтә алмыйм, – ди ул.

Казанда яшәүче Люция ханымның кесә чыгымнары кимегән. Моңа кадәр бер дәрескә 600 сум  акчасы китсә, хәзер ярты сәгатькә 300 сум түли. Дистанцион дәрестә аңлап җиткермәгән темаларга ачыклык кертү, өй эшләрендә булышу өчен шунысы да җиткән, ди. Болай “ватсап”, зоом, скайп  аша  шөгыльләнәләр икән.

– Коронавирус вакытында нинди репетитор ди инде ул!? Әзерлекне туктаттык. Моңа кадәр кызыбызга ике фәннән 500 шәр сум түли идек. Хәзер үзенә шөгыльләнергә туры килә. Бер караганда, акча янга кала, – ди күп бала анасы Айсылу.

Кеше кесәсендәге акчаны санамыйлар. Шулай да, 9 нчы сыйныф укучылары өчен генә  өстәмә әзерлеккә аена ким дигәндә 8–10 мең сум акча  китә. Шул ук вакытта чыгымнары 30 меңгә җиткән гаиләләр дә бар. БДИга әзерләнгәндә кесәләре ничек чыдар? Дөрес, хәзерге вакытта бәяләр шактый кимегән. Кайбер фәннәр буенча сәгатенә 1000–1200 сум акча түләгән булсалар, репетитор хакы түбәнәйде. Билгеле, минутлар саны да кыскарган. Онлайн–курсларны сайлаучылар да бар. Бер танышым  баласына 25 дәрес өчен 30 мең сум түли.

 

Асия Тимирясова,Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе, Казан инновацион университет ректоры:

–6 апрельдән мәктәпләр,урта һөнәри уку йортлары, вузлар дистанцион укытуга күчте. Әлбәттә, бу  онлайн репетиторлыкта да чагылыш тапты. Дөрес, әлеге платформалар ике ел элек үк кулланышка кергән иде. Танышларым арасында да андый мөмкинлектән файдаланучылар бар. Тиз генә элемтәгә керәбез,файдасын күрәбез, диләр. Кемнеңдер бит аларның үз өенә чакыру мөмкинлеге юк. Андыйларга бигрәк тә бу формат кулай. Әлбәттә, мин  рәсми рәвештә шөгыльләнүчеләргә каршы түгел. Андыйлар салымын да түли, барысын да гадел  үти. Бүгенге вазгыятьтә моңа кадәр рәсми рәвештә телкәлгән репетиторларның 70 проценты онлайн шөгыльләнәдер дип уйлыйм.

Белеп торыгыз!

Роспотребнадзор хезмәте үз-үзеңне изоляцияләү чорында дистанцион белем бирүне оештыру буенча  тәкъдимнәр бастырып чыгарды.

Медицина тикшеренүләре күрсәтүенчә, мәктәп укучыларының 30-50 проценты мәктәпне  тәмамлаганда, күзлек кияргә мәҗбүр. Өйдә укыганда, балалар күп вакытын компьютер артында уздырырга мәҗбүр. Шуңа күрә әти-әниләргә балаларына гаджетлар  бирүне чикләргә киңәш итәләр. Көн саен күзгә күнегүләр ясау да файдалы. Уку өстәле уңайлы, яктылык сул яктан төшәргә, монитор белән күзләре арасындагы ераклык –70, эш өслегеннән күрү органына кадәр 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү