Робот-укытучы дәрес бирә башлаган: безнең мәктәпләргә дә килеп җитмәсме?

Һиндстан дөньяны гаҗәпләндерде: Керала штаты мәктәбендә Iris исемле робот-укытучы дәрес бирә башлаган. Өстендә – укытучыга хас милли кием – җете сари. Биргән сабагы да аңлаешлы икән. Җитмәсә, өч телдә сөйләшә белә. Мондый роботлар безнең мәктәпләргә дә килеп җитмәсме? Алар чын укытучыны алыштыра аламы?

Робот ясалма интеллект базасында булдырылган. Ул сыйныф бүлмәсендә тәгәрмәчләр ярдәмендә хәрәкәт итә. Танышкан вакытта укучыларга кулын суза. Фән буенча төрле сорауларга да җавап бирә ала икән. «Iris ярдәмендә без, ясалма интеллект мөмкинлекләрен кулланып, һәр укучыга якын килеп, белем бирүдә революция ясарга ниятлибез. Робот-укытучы дәресләрне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирә», – ди аны уйлап табучылар.

Якын киләчәктә робот-укытучыларны мәктәпләрдә еш күрә башларбыз дип әйтү кыен. Әмма аны җәлеп итү тәҗрибәсе, ясалма интеллект мәгарифтә ярдәмче роль уйнаячак. Һәрхәлдә, роботны ясаучылар шундый фикердә.

Бу яңалыкка карата Татарстан белән Һиндстан арасында элемтәләрне үстерү үзәге җитәкчесе Әхмәд Иштиакның фикерен сораштык.

– Ясалма интеллект кеше факторын заманча белем бирүдә, бигрәк тә авыл мәктәпләрендә куллану мөмкинлеге бирә. Әлбәттә, кешене алыштыру әйбәт түгел. Без – тере җан, адәм баласының хис-тойгылары бар. Ләкин замана балаларының гаджет, компьютерларга өстенлек бирүен беләбез, – ди Әхмәд Иштиак. –Укып бетергәч, барысы да Гарвард яки Мәскәү дәүләт университетына керә алмый. Сәламәтлеге начаррак, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Без балаларның барысына да тигез шартлар тудырырга тиеш. Шуңа күрә мин моны гадел карар дип саныйм. Дөнья мәктәпләрендә укытучылар җитми. Минем фикеремчә, киләчәктә һәр гаиләнең үз роботы булачак. Тормышта уңайлыклар бик мөһим. Ул аны яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Педагоглар кытлыгы Татарстан өчен дә яңалык түгел. Яңа уку елы башында күпме кадр җитмәвен ел саен язып торабыз. Республикада 2022–2029 елларда педагогик белгечләргә булган ихтыяҗ-фараздан да күренә бу. Әйтик, 2024–2025 уку елына – 1079, 2025–2026 уку елында 985 укытучы кирәк булачак. Башлангыч сыйныф, математика, физика, химия, рус теле укытучыларына кытлык бар. Әгәр яшьләр, хезмәт хакы аз, әти-әниләр белән уртак тел таба алмыйбыз, дип мәктәпкә бармый башласа, пенсионер укытучылар китеп бетсә, «юк, бездә алай булмас» дип, кырт кистереп әйтеп булмыйдыр.

Югары Ослан районындагы Иннополис лицеенда эшләүче, «Ел укытучысы – 2023» республика бәйгесе җиңүчесе Арман Костанян моны кызыклы идея дип саный.

– Әмма әлегә нейрон челтәрләр бик гади дәрәҗәдә. Аларны ниндидер фикер йөртә, нәтиҗә чыгара белә торган чын ясалма интеллект дип әйтеп булмый. Шуңа күрә робот-укытучыны берничек тә алыштыра алмаячак. Әмма аны дәрестә корал буларак кулланырга кирәк. Һиндстан мәктәпләрендә укучыларның бик үк укырга яратмавын, мәктәпләргә бармавын ишетеп беләбез. Шуңа күрә укучыларның игътибарын укуга юнәтү өчен әйбәт нәрсә. Ә инде укучы белән робот бергә-бер калудан ниндидер файдалы әйбер чыгар дип уйламыйм, – ди Арман Костанян.

Мамадыш районының Олыяз лицеен заманча карашлы, яңа технологияләр уйлап табучы мәктәп буларак беләбез. Анда яшь физиклар хәтта токны бәрәңгедән, лимоннан ала белә. Кесә телефоны зарядка җыйсын өчен биш лимон җитә икән. Гөлгә су сибә торган автомат җайланма да – укучылар хезмәте. Укучыларның остазы – физика-математика укытучысы Зөлфәт Мурзин.

Зөлфәт Мурзин әйтүенчә, Олыяз мәктәбендә укытучылар җитә. Ул үзе – элеккеге инженер. Башта укучыларны техника йөртергә өйрәтсә, тора-бара технология, математика, физика фәннәреннән белемен күтәргән. Квалификация алыштырып, берничә фәнне укытучылар тагын бар әле. Авыл мәктәпләре менә шулай педагоглар кытлыгын хәл итәргә тырыша.

– Укытуны гел роботка гына тапшырып булмастыр дип уйлыйм. Без бит дәресне хисләр аша аңлатабыз. Тәрбия моменты да бар. Робот моны булдыра алмаячак. Белем алу өчен аны кулланырга була, минемчә. Балаларда укуга карата кызыксынуны арттырырга ярдәм итәчәк, – ди ул.

Сан

2022–2023 уку елында республика мәгариф системасына 900дән артык педагог килгән. Шул ук вакытта 240лап яшь укытучы эштән киткән.


Фикер өстәү