Сыйныф җитәкләгән өчен түләнә торган 5 мең сум укытучының кәефен үзгәртә алдымы?

Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә өстәмә 5 мең сум акча түләнә башлады. Әлеге акча укытучыларны ни дәрәҗәдә сөендерде? Аны сыйныфында бер генә бала булган укытучы да, утыз биш балалысы да тигез аламы? Бу акча белән сыйныф җитәкчесенең хезмәтен бәяләп буламы?

5 мең сум бирәләр дигән хәбәрне ишеткәч, башта сыйныф җитәкчеләре ышанмады. Ни өчен дигәндә, мондый бәяне күргәне юк иде бит аның. Бигрәк тә авыл укытучыларыннан икеләнүләр ишеттек. «Ай-һай, бөтенебезгә дә бирерләрме икән? Сыйныфның бит аның 25 балалысы да, авыл мәктәпләрендәге кебек аз укучылысы да бар. Бездә акчаны аз гына арттырсалар, эшне ун тапкыр күбрәк итеп өю гадәте бар, әллә нинди тузга язмаган эшләр куша башлыйлар», – диде сала укытучылары, шикләнеп. Тик вакланып тормадылар: әлеге акчаны сыйныфы булган һәр педагог тигез ала. Бишме, унбишме – анысы мөһим түгел.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада 23 мең 787 сыйныф җитәкчесе эшли. Быел республикага моның өчен федераль казнадан 619,4 млн сум бүлеп бирелгән, 2021 елдан башлап бу сумма 1 млрд 858,2 млн сумны тәшкил итәчәк. Күптән түгел Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча ярдәмне тагын арттырдылар. Түләүне хәзер бөтен ил мәктәпләре педагоглары алачак. Төрле министрлыклар карамагындагы сыйныфларны җитәкләүчеләргә дә тиячәк ул.

Республика бюджетыннан түләнә торган акча да саклана. Бу – бер сыйныф өчен 550 сум һәм һәр укучы башына 80 сум дигән сүз. Моңа кадәр республикада сыйныф җитәкчелеге өчен уртача өстәмә түләү аена 2046 сум (авыл мәктәбендә – 1311 сум, шәһәр мәктәбендә – 2508 сум) иде. Хәзер бу сумма 7046 сум (авыл мәктәпләрендә – 6311, шәһәр мәктәбендә – 7508 сум).

Мамадыш районының Кече Кирмән мәктәбендә белем бирүче Фирдания Гыймазованың сыйныфында – нибары бер бала. Тугызъеллык мәктәптә барлыгы 11 укучы белем ала. Быел 1 нче сыйныфка бер сабый гына кергән.

– Бер генә бала булса да, башкарган эш шул ук бит. Эш программасын төзергә, сыйныф белән эшләргә кирәк. Азкомплектлы мәктәп булгач, бездә педагог-оештыручы юк. Россия укучылар хәрәкәте, оешмалары буенча барлык чаралар, акцияләрне сыйныф җитәкчеләре бергәләп алып барырга тырышабыз. Ул юнәлеш буенча һәр көн саен нидер үтәргә тиеш. Элек бала саны күп булганда, бәйрәм чараларын һәр сыйныфта уздыра идек. Бер караганда, бер бала белән репетитор кебек шөгыльләнеп була. Әмма  бергә генә белем бирү авыр. Ул бит яхшы укымаска да мөмкин. Күпбалалы сыйныфларда укучылар бер-берсе белән ярышып, хәтта көнләшеп тә укыйлар, – ди Фирдания ханым. – Сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум акча бирәләр дигәч, башта ышанмадык. Бер генә балага да, башкасына да шул акчаны түлиләр икән, дигән сүзләрне ишеткәч, уңайсызрак та булды. Әле аны бер мәртәбә генә алдык. Салымнар тотып калгач, кулга 4300 эләкте Мәктәптә 20 ел эшлим. Балаларга рус теле, биология, география фәннәреннән белем бирәм. Сыйныф җитәкчесенең гомергә мондый акчаны күргәне булмады. Шуңа күрә хезмәтне бәяләгәннәре өчен, рәхмәттән башка сүз юк.

Ә менә Казанда башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Рөстәмовага 35 балага икенче әни булырга туры килә. Аның әйтүенчә, бу акчаны бала башына бүлгәч, 142 сум чыга. Кайчак бу акчаны кайбер әниләрнең үзләренә бирәсе килә, ди.

– Иң авыры – әти-әниләр белән эшләү. Әти-әни баланың түгел, беренче чиратта үзенең көйсезлекләрен, ихтыяҗларын күрсәтергә тели. Беркайчан да балаларны аермыйм, алар миңа бертигез. Үзем дә – әни кеше бит. Әнисе шундый булганга ул гаепле түгел бит. Эшемне бик яратам. Иртән торгач та, шуларны уйлыйм, ятканда да. Эш, чыннан да, күп. Күз буяу өчен тутырыла торган хисап эшләре дә җитәрлек, аны киметергә кирәк. Дәрестә бала белән рәхәтләнеп эшләү мөмкинлеге булсын иде. Әти-әниләр укытучыга ышансын, аның эшенә кысылып йөрмәсен. Үзең әйбәт булсаң, алар да әйбәт. Әгәр берәр кисәтү ясасаң, укытучыны гаепләп калдыралар. Кыскасы, сыйныф җитәкчесе булу бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә башкарган эшне 5 мең сум белән чагыштырып та, бәяләп тә булмый. Миңа калса, укытучының хезмәт хакын гына арттырырга кирәк булгандыр. Эш хакы зур түгел, әмма бу акчаны кушкач, күзгә күренә башлады. Тик аны бер генә тапкыр алдык әле.

Казан федераль университетының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов фикеренчә, сыйныф җитәкчесе өчен өстәмә түләү бик аз. СССР заманында да, аннан соң да  алар яхшы хезмәт хакы алган, игътибар үзәгендә булган.

– Биш мең сум – бик аз акча. Сыйныф җитәкчесенең эше чиксез. Укучылар, әти-әниләр, фән укытучылары, яшүсмерләр комиссияләре һәм башкалар белән эшләргә туры килә. Атна саен шуның кадәр өстәсәң дә ярый. Бу акчаны тырышып эшләгәне дә, эшләмәгәне дә ала. Күпчелеге бу вазыйфаны күңел биреп башкара. Низагларның күбесе мәктәп белән әти-әни арасында күпер булмау аркасында килеп чыга. Әти-әниләр белән якыннан аралашмыйча, бала психологиясен белеп булмый. Кызганыч, укучыларда рухи кыйммәтләр югалып бара. Мәгариф системасы күз буяу өчен генә эшли кебек. Сыйныф җитәкчеләре өчен 5–50 мең сум билгеләргә кирәк. Эшләгән кеше акчаны күбрәк алачак. Моны мәктәп җитәкчелеге хезмәтенә карап бәяли ала. Әмма һич югында 5 мең сум да ярап тора, – диде Әнвәр Хуҗиәхмәтов.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү