Татарстан шәһәрләре үсеше институты киләсе елга планнары белән бүлеште

Экстремаль мәдәният, этләр өчен махсус мәйданчыклар, паркларны төзәкләндерү. #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина киләсе елга планнар турында сөйләде.

Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, Татарстан шәһәрләре үсеше институты киләсе елда экстремаль мәдәниятне үстерүгә зур игътибар биреләчәк.

–  Бөтен республика буенча экстремаль инфраструктураны үстерергә һәм моны мөмкин кадәр тигез итеп эшләргә кирәк. Киләсе елга безнең бурыч – яшүсмерләр укый, спорт белән шөгыльләнә, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара алсын өчен уңайлы мохит булдыру. Бу киңлекләр республикада экстремаль туризмны үстерү өчен дә мөһим, — диде директор.

Этләр белән йөрү өчен махсус мәйданчыклар булдыруны да институт максат итеп куйган.

– Быел без андый мәйданчыкларны Чаллыда һәм Казанның “Салават” яшьләр үзәгендә булдырдык. Кешеләргә дүрт аяклы дуслары белән аралашу һәм уйнау өчен яхшы мәйданчыклар барлыкка килде. Шулай ук анда кинологлар, зоопсихологлар, этләрне ничек дөрес тәрбияләү һәм алар башка кешеләргә куркыныч тудырмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында белемнәре белән уртаклашырга теләгән кешеләр килә ала. Бу тәҗрибәне уңышлы кулланырбыз дип уйлыйм, — ди Наилә Зиннәтуллина.

Шулай ук, киләсе елда республика паркларында күрсәтелүче хезмәтләр эшен тәртипкә салмакчылар. Лаештагы “Семрук” һәм “Ак тау”дагы киңлекләр реконструкцияләнәчәк. Чаллының Яр буе паркында да шәһәрлеләр өчен уңайлы мохит булдырылачак.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү