Сынмас(мы) канатлар. Камилә Вәлиевага бәйле карарга бер караш

Җәмәгатьчелеккә көтелгән һәм көттергән карар билгеле булды: Спорт арбитраж суды (САS) фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны 4 елга дисквалификацияләде, ягъни спорттан читләштерде. Моның белән бергә спортчы кызның соңгы еллардагы барлык казанышлары да юкка чыгарыла дигән сүз. Россия җыелмасы да җиңүче исеменнән мәхрүм калды. Әлеге җитди карарга килгән кешеләрнең утырышы ике еллап барды. Тик нәтиҗә тагын да күбрәк сораулар уятты. Ә кем җавап бирер?

«Карьерасын гына түгел, тормышын да сындырмагайлары»

Допинг кагыйдәләрен бозган өчен карар җәзасы төрле була ала. Камиләгә исә иң кырысы эләкте. Җәзаның кимрәген дә биреп була иде. Татарстанның элеккеге спорт министры Марат Бариев әйтүенчә, карарның кырыслыгы – спортның сәясәт уенына әйләнә бару нәтиҗәсе дә.

– Җинаять кодексында да фәлән елдан фәлән елга кадәр дигән сайлау мөмкинлеге бар. Биш ел да биреп була, унбиш ел да, дигәндәй. Камилә очрагында да шулай. Җәзаның иң зурын сайладылар әнә. Бәйләнергә мөмкинлек бар бит, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Кызганыч, бу очракта таякның каты башы милләттәшебез Камиләгә эләкте.

Нишләп шушыңа кадәр килеп җиттек соң? Марат Бариев әйтүенчә, бу карар җаваплардан бигрәк күбрәк сораулар гына тудыра.

– Кем карап бетермәгән? Тренерлары, командасы, табибларымы, Спорт министрлыгымы, Олимпия комитетымы? Ике елдан артык вакыт узды. Ә без берни белмибез диярлек. Безнең яктан, безнең ил эчендә тикшерү барамы?  15 яшьлек кыз кулына ул дару ничек килеп эләккән? Мин аның үз белдеге белән аны куллануына һич кенә дә ышанмыйм. Гаепле кеше табылса, җәзасы булырмы? Сораулар бик күп. Допинг-проба алынганга күпме вакыт. Безнекеләр ник алданрак кызыксынмаган? Ник Камилә Олимпия уеннарында чыгыш ясаганнан соң гына килеп чыкты бу хәл? Алданрак белсәләр, мондый хәлләр булмас, Камиләне башка спортчы белән алмаштырып булыр иде. Хәзер иң мөһиме – Камилә нишләр? Камиләгә хәзер – 17 яшь. Аңа ике ел дәвамында нишләргә? Аңа булышу каралганмы? Бу хакта уйлаучы бармы? Спортта булмаса, башка юнәлештә ярдәмгә өметләнеп буламы?

«ВТ» әңгәмәдәше фикеренчә, бу вакыйга спорт сөючеләргә (бигрәк тә яшьләргә) дөньяда шундый гаделсезлек очраклары барлыгын да күрсәтәчәк. Аерым алганда, Россиягә карата булган мөнәсәбәтне.

– Әлбәттә, Камиләне барыбыз да ярата, хуплый, борчыла. Хәтта безнең илдәге халык кына түгел, дип әйтер идем. Күптән түгел генә чит илдә булдым. Әле Камиләгә бәйле карар билгеле түгел иде ул чакта. Анда да спортны яратучылар, аңлаучылар Камиләнең гаебе юклыгын бик яхшы белә, аның өчен кайгыра, – диде Марат Бариев. – Камилә – фигуралы шуудагы иң сәләтле кыз. Андый икенче кеше тиз тумас та әле. Андыйлар йөзгә бер генә туа. Камилә аерылып тора, башкалардан бер башка югарырак иде. Фигуралы шуу үсеше өчен, әлбәттә, тискәре карар бу. Ул фигуралы шууның матурлыгына тап төшерәчәк. Хәер, хәзер нидер үзгәртергә дә соң… Әмма киләчәктә шундый нәрсәләр булмасын өчен тырышырга кирәк. Әйтик, Казанда зур ярышлар булырга тора. Игътибар бик көчле булачак. Шушы чараларда ун спортчының берсендә шундый хәл булса? Бу вакыйганы ничек күпертәчәкләр бит! Камилә әнә шундый вакыйгалар кабатланмасын өчен бик зур бәя түләде инде.

Уртак гаеп

Гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Камилә Вәлиевага карата бирелгән җәза турында әнә шундый фикердә. «ВТ» хәбәрчесе белән сөйләшү вакытында әлеге вазгыятькә карата тагын менә нәрсә диде ул:

– Халык та борчыла, әлбәттә. Әмма гаеп бездә дә бар. Спортчыны андый хәлдә калдырырга тиеш түгел идек. Ул бит – япь-яшь кыз! Җитәкчеләр, функционерлар, тренерлар, табиблар уйлап бетерергә тиеш иде моны. Гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк. Акыллы кеше чишелешен табар, ә зирәк кеше бу хәлне булдырмый калыр иде, диләр бит. Камиләдә әле яшенә күрә олылар зирәклеге юк, шулай булгач, алар да күз уңында тотмаган. Камилә белән генә түгел, бүтән спортчылар белән дә мондый хәл кабатланмасын өчен, алдан хәстәрен күрергә тиешләр. Допинг кулланырга ярамаганын кем дә белә. Камилә кулланган матдә аңа берничек тә ярдәм итмәвен аңлыйбыз. Мин ышанам: әле Камилә өчен көрәшерләр, нәрсәне дә булса үзгәртергә тырышырлар. Бәлки, карарны ике елга гына калдырырлар дип өметләнәбез. Мин шәхсән өметемне өзмим әле. Соңгы елларда спорттан сәясәт мәйданы ясадылар. Элегрәк спорт ул матурлык, нәфислек, көч урыны иде, без шуларны күрдек. Хәзер бу төшенчәләр үзгәрә башлады. Яшь кызны кыерсытып, безне дә кыерсытмакчылар, күрәсең. Халыкны, халык ярата торган кешеләрне ягъни. Күреп торабыз бит: бүген акны кара дип, караны ак дип төртеп күрсәтәләр. Бүген бөтен дөнья безгә ябырылган. Карар шундыйрак булыр дип чамалаган идем. Әмма безне яклаучылар күбәйде. Азия, мөселман илләре, дисеңме. БРИКС уеннарын, «Киләчәк уеннары»н оештырырга җыенабыз. Без хаклык белән җавап бирәбез.

Күңелле түгел

Биология фәннәре докторы, КФУ профессоры Рөстәм Абзаловны да Камиләгә бәйле карар бер дә гаҗәпләндермәгән.

– Нәрсә дип әйтәсең инде монда? Бик кызганам ул кызны. Каныктылар бит шуңа! Башка ил вәкиле булса, бәйләнүче булмас иде, ә ул менә нәкъ тә Россиядән булуы белән игътибарны җәлеп итте. Үзенекеләре исә – үзәктә, – диде ул, хискә бирелеп. – Препаратның (триметазидин турында сүз) көтелмәгән тәэсиренә (побочный эффект) координациягә йогынты ясау керә. Фигуралы шууда координация иң мөһиме бит. Димәк, ультра-си элементын ясау, катлаулы сикерүләр башкару мөмкин булмас, баш әйләнер иде. Олимпия уеннарында да кызны чак кына сындырмадылар бит. Спортчыларга бик күп нәрсәдә чикләүләр бар хәзер. Әйтик, без сезнең белән иртән каһвә эчсәк, берни булмас. Ә спортчылар иртән каһвә эчсә дә, нидер табарга мөмкиннәр. Шуңа да алар нәрсә, ничек, нинди күләмдә – барысын да тикшереп торырга тиеш. Хәзер кырын эштә тотылу бик җиңел. Шунысы кызганыч: спорт салкын сугыш кырына әйләнеп бара. Ә сугышта нәрсә дә бата. Илләрнең көче һәрвакыт корал, фәнни уйлап табулар, спорт белән бәяләнде.

Мөнәсәбәт

Илнар Хөснуллин, «ВТ»ның баш мөхәррир урынбасары:

– Ике елга сузылган билгесезлектән соң чыккан карар үзе түгел, Камилә Вәлиевага җәза бирелгәч, аһ-ваһ килүчеләр күбрәк гаҗәпләндерде. Ә сез чыннан да башкача булыр, ачуланырлар да кичерерләр яки йомшаграк җәза бирерләр дип өметләндегезме? Көнбатыштагы спорт түрәләре мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырыр дип уйладыгызмы? Юк, әлбәттә! Белә бит инде алар да: кайсы урынга ничек суксалар ныграк авырттырасын чамалыйлар. Бүгенге заманда бигрәк тә. Зинһар, гаделлек һәм намус турында әйтә күрмәгез: зур абзыйларның сугышында 17 яшьлек кыз баланы корбан иткәндә андый төшенчәләргә урын юк. Спортта сәясәт булды, бар һәм һәрвакыт булачак. Алдамыйк үзебезне! Алдамыйк, димәктән, ул допинг турында дөреслекне кайчан да булса белеп булырмы? Һәркемнең үз дөреслеге бит.

Камилә җәза бирелгән беренче спортчы түгел һәм соңгысы да булмаячак. Дөньясында әллә ниләр булып ятканда, спорт кына чиста кала алмый бит инде. Медальне дә алалар, җиңүчеләр исемлегеннән дә сызып аталар. Әле тиз арада оныталар да. Тик бу очракта иң аянычы – өметне юкка чыгаралар. Безнең өмет – балаларда. Ә бу хәлләрне күреп торган балаларга ни әйтергә? Алар бит сорау бирә: инде Камиләне дә саклый алмагач, безне якларлармы? Инде Камиләне дә юкка чыгаргач, безнең кирәгебез булырмы? «Әйе», – дип әйткәнгә генә ышанмаслар шул. Сүз генә җитмәячәк. Эшләргә дә кирәк.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү