Ел башында Татарстанда эшсезлек күрсәткече рекордлы дәрәҗәдә кимегән

Ел башында Татарстанда эшсезлек күрсәткече рекордлы дәрәҗәдә кимеп, нибары 0,2 процентка калган. Кайбыч (0,05%), Тәтеш (0,05%), Лаеш (0,06%), Яшел Үзән (0,06%), Алексеевск (0,07%)  һәм Лениногорск (0,08%) районнарында бу күрсәткеч – тагын да түбәнрәк.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Яңа Чишмә (0,43%), Түбән Кама (0,42%) һәм Югары Ослан (0,33%) районнарында, шулай ук Казанда (0,27%) эшсезлек республика буенча уртача күрсәткечтән зуррак.

Кечкенә 7 шәһәр арасында эшсез йөрүчеләр Кама Аланында (1,21%) һәм Түбән Камада (0,35%) күбрәк. Чаллыда исә эшсезлек күрсәткече – 0,18%, Менделеевск шәһәрендә – 0,13%, Алабугада – 0,16%, Яшел Үзәндә 0,12%, Чистайда – 0,1% тәшкил итә.


Фикер өстәү