Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бильярд буенча дөнья кубогын үткәрү тәкъдимен хуплаган

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бильярд тарихында иң зур җиңүләр яулаган Диана Миронова белән очрашкан. Алар республикада әлеге спорт төрен үстерү турында сөйләшкәннәр. Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова “Татар-информ” агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.

“Котлыйбыз сезне! Уңышларыгыз белән горурланабыз”, – дип сәламләгән Рөстәм Миңнеханов 2023 елда ир-атлар арасында чемпионнар кубогын яулаган беренче һәм бердәнбер абсолют дөнья чемпионын.
Сөйләшү барышында бильярд спортының хәзерге вакытта дөнья чемпионатларында Россия спортчылары да катнашкан бик аз спорт төрләреннән берсе булып торуына игътибар ителгән.
“Туып үскән республикабызда дөнья кубогын үткәрергә телибез. Татарстанның дөнья беренчелеген лаеклы төстә үткәрә алуына ышанабыз”, – дип тәкъдим иткән бильярд спорты буенча атказанган спорт мастеры.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Спорт министрлыгына әлеге чемпионаты оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушкан.


Фикер өстәү