Данис Зарипов Лисичансак шәһәрендә хоккейны үстерү белән шөгыльләнәчәк

“Ак Барс” хоккей клубының элекке капитаны Данис Зарипов Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәрендә хоккейны үстерү белән шөгыльләнүгә әзер, дип яза “Татмедиа” телеграм-каналы.

Хоккейчы бу хакта Лисичанск мэры Эдуард Сахненко белән очрашу барышында белдергән. Шәһәр башлыгы әйтүенчә, спортның теләсә кайсы төрендә, балаларны үзе артыннан ияртеп бару өчен, чын мәгънәсендә лидер кирәк,

Зарипов Лисичанскига Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова белән бергә килгән. Алар вице-премьер Евгений Варакин озатуында көрәшче үсмерләр белән очрашкан. Кунаклар балаларга спорт киемнәре һәм спорт кирәк-ярагы тапшырган.

Моннан тыш үсмерләргә озакламый Казанда узачак җыеннарда катнашуга чакырулар өләшенгән.


Фикер өстәү