Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лисичанск шәһәрендә яшәүче малайга бүләк тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” Яңа ел акциясендә катнашты. Республика Башлыгының чыршыдан үрелеп алган теләкләр шарлары арасына Лисичанск шәһәреннән 9 яшьлек малайның теләкләре дә эләккән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Бүген Лисичанск мэры Эдуард Сахненко балага Татарстан Рәисе бүләген тапшырып, аны якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган.
Рөстәм Миңнеханов балага пазллар һәм “акыллы” уен – мини-лаборатория бүләк иткән. Эдуард Сахненко малайга шулай ук аждаһа рәвешендәге рюкзак тапшырган.
Исегезгә төшерәбез: “Теләкләр чыршысы” –һәр ел саен үткәрелә торган Яңа ел акциясе. Анда теләгендә булган барча кеше катнаша ала. Быел акциядә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Фикер өстәү