Рөстәм Миңнеханов «Хәзинә» галереясендә «Шәмаил арт» күргәзмәсен карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган «Шәмаил арт» күргәзмәсендә булды.

Республика башлыгының матбугат хезмәте язганча, Рөстәм Миңнеханов экспозиция һәм заманча ислам сәнгатенең төрле жанрлары белән танышты. Аерым алганда, ул төрек каллиграфы Левент Карадуман эшләрен карады, шулай ук бер картинаны ясауда катнашты.

«Шәмаил арт» күргәзмәсе гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате темасына мөрәҗәгать итүче рәссамнар иҗатын берләштерә.

Галереядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Екатеринбург һәм Төркия осталарының эшләре урын алган. Традицион дини текстлар белән бергә бериш картиналарда татар фольклоры һәм поэзиясе үрнәкләре дә кулланылган.


Фикер өстәү