Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл проекты документларын әзерләү төгәлләнгән

Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл (ВСМ) проекты документлары төзелешнең барлык этаплары буенча әзер. “Россия тимер юллары” генераль директоры Олег Белозеров “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, Россиядә планлаштырылган тиз йөрешле тимер юлларның күпчелеген 2043 елга кадәр төзү күздә тотыла. Мәскәү-Петербург юлы исә 2030 елга кадәр пәйда булырга тиеш.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Хөкүмәттә Мәскәү-Түбән Новгород-Казан тиз йөрешле тимер юлын төзү өчен 4 триллион сум кирәк булачагы исәпләп чыгарылган. Россия Президенты Владимир Путин август аенда Татарстан башкаласына кадәр ВСМ төзү идеясен хуплаган.

Исегезгә төшерәбез: Мәскәүдән Казанга кадәр ВСМ төзү мәсьәләсе 2013 елдан бирле күтәрелеп килә. Бу юл Казаннан Мәскәүгә 3,5 сәгать эчендә барып җитү (хәзер 11,5 сәгать кирәк) мөмкинлеге бирер иде.


Фикер өстәү