Сыйфатсыз медицина хезмәте өчен акчаны ничек кире кайтарырга?

Казанда яшәүче Алсу Вәлиева бу көннәрдә башкаладагы шәхси клиникаларның берсендә тешен яматкан. Ләкин стоматологтан кайтканга өч көн дигәндә, пломба килеп төшкән. Шәхси клиникага шалтыратып, хәлне аңлаткач, аңа бу хезмәт өчен акчасын кире кайтарудан баш тартканнар. Өч көнгә дә чыдамаган пломбаны яңадан куеп, хаталарын төзәтергә җыенмауларын да әйткәннәр. Килешүдә язылган хезмәт күрсәтелгәнме – күрсәтелгән, калганы аларның эше түгел, янәсе. Мондый кыен хәлдә калган кешегә нәрсә эшләргә?

Юрист Илнур Гарифуллин фикеренчә, андый чакта тимерне кызуында сугарга кирәк. «Закон буенча табиб бер ай элек үзе куеп җибәргән пломбаны да, төшкән очракта, бушлай яңадан куярга тиеш. Белгеч күрсәткән хезмәттән канәгать булмавыгызны эш барышында яки процедурадан соң ук белдерсәгез яхшы. Кимчелекләрне күрә торып, моның белән килешкән булсагыз, алга таба сезгә бу хезмәтне күрсәткән оешмадан нәрсә дә булса өмет итүдән мәгънә булмаячак. Алсу Вәлиева очрагында хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелгәнлеге соңрак ачыкланган. Шуңа күрә монда килешү төзегәндә язылган шартларга таянырга туры киләчәк. Закон буенча, хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелгәнлеге соңрак ачыкланса, кеше килешүдә күрсәтелгән гарантия вакыты дәвамында түләгән акчасын кире кайтаруларын, яки хезмәтне яңадан, бушлай күрсәтүләрен сорап таләп итә ала. Килешүдә гарантия вакыты күрсәтелмәгән булса, шушы хезмәт күрсәтелгән көннән башлап, ике ел эчендә шундый дәгъва белдерергә мөмкин», – ди юрист.

Түләүле медицина оешмасында сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт өчен акчаны ничек кайтарырга? Илнур Гарифуллин эшне шәхси клиникага язмача дәгъва белдерүдән башларга киңәш итә. Ул ирекле формада языла. Ике нөсхәдә булырга тиеш. Анда шәхси мәгълүматлардан тыш, сезгә биредә нинди хезмәт күрсәтелгәнлеге, аның өчен күпме акча түләвегез, табиб күрсәткән хезмәттән соң нинди проблемалар башлануы турында тәфсилләп язарга кирәк. Ахырдан шушы зыян өчен клиникадан нәрсә таләп итүегезне дә конкрет күрсәтергә онытмагыз. Сез алардан сыйфатсыз хезмәт өчен түләнгән акчаны кире кайтаруларын яисә шул ук хезмәтне яңадан бушка күрсәтүләрен таләп итә аласыз. Язмача дәгъвадан тыш, хат эченә хезмәт өчен түләнгән чек күчермәсен дә салырга онытмагыз. Шикаять хатын медицина оешмасына шәхсән үзегез илтеп тапшырырга яки заказлы хат итеп җибәрергә кирәк.  Хатны алулары турында белдерү кәгазе дә алырга онытмагыз.

«Әгәр медицина оешмасы сезнең таләпләр белән килешмәсә, аларга читтәге башка белгечтә узган тикшеренү нәтиҗәләрен дә күрсәтә аласыз. Анда ул белгечнең сезнең сәламәтлеккә нәкъ менә шушы оешмада күрсәтелгән хезмәттән соң зыян килгәнен раслаган булуы кирәк. Шушы хат һәм дәлилләрне тәкъдим иткәннән соң, медицина оешмасы сезгә ун көннән соң җавап бирергә тиеш. Әгәр алар сезнең таләпләрне үтәүдән баш тартса, мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры киләчәк. Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) идарәсенә дә шикаять белдерсәгез була», – ди юрист.

Бу очракта иң катлаулысы шул: шәхси оешмада күрсәтелгән нинди хезмәтнең сыйфатсыз саналуын билгеләгән төгәл генә критерийлар юк. Гамәлдәге законда табиб хатасы дигән төшенчә дә төгәл билгеләнмәгән. Шуңа күрә бу юнәлештәге низагларны җиңел генә хәл итәм димә. Соңгы арада Россиядә медицина хезмәтеннән, аеруча түләүле клиникаларда күрсәтелгән хезмәт сыйфатына дәгъва белдерүчеләр саны арткан. Халык күбесенчә шәхси клиникаларда күрсәтелгән косметология хезмәте сыйфатыннан (60 процент) зарлана икән. Зарланучыларның күбесендә әлеге процедуралардан соң аллергия пәйда булган. Соңгы арада шәхси стоматология клиникаларында күрсәтелгән хезмәтләргә дә дәгъва белдерүчеләр саны арткан.

Дәва эзләп, шәхси медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә уйлаган кеше берничә кагыйдәне истә тотарга тиеш, ди белгечләр. Иң элек сез сайлаган клиника турында тулы мәгълүмат туплагыз. Мондый эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе бармы-юкмы? Моны Росздравнадзор идарәсенең рәсми сайтында (www.roszdravnadzor.gov.ru) клиниканың исемен, ИНН, ОГРН номерларын язып тикшереп карарга була. Сез мөрәҗәгать итәргә җыенган табиб биредә, ким дигәндә, өч ел эшләгән булса яхшы. Табиблар гел алмашынып торса, шикләнергә җирлек бар. Тәҗрибәле белгеч кирәкле даруларны язып кына бирергә тиеш. Әгәр табиб сезгә аның кул астында булган фәлән дару, мазьны сатып алырга тәкъдим итә икән – баш тартыгыз. Бу очракта андый белгечнең үз эшен ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкаруына да шикләнергә җирлек бар.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү