Табиб коронавирусның баш миенә зыян салуы турында кисәтте

Коронавирус аркасында кайбер кешеләрдә энцефалит яки энцефаломиелит күзәтелергә мөмкин. 

Сирәк очракларда коронавирус белән авырган пациентларда баш мие матдәсенең ялкынсынуы күзәтелә. Әлеге халәт бик куркыныч. Вирусның мондый өзлегүләргә китерүе турында Ura.ru белән әңгәмә барышында иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков хәбәр итте.

«Коронавирус вакытында кайбер кешеләрнең, чыннан да, баш мие ялкынсыну –  энцефалит яки энцефаломиелит күзәтелә», – дип раслады белгеч.

Ул вирус аркасында килеп чыккан мондый өзлегүләрнең әле тикшерелүен генә әйтте. Шулай ук энцефалит иммун системага бәйле рәвештә икенчел дә булырга мөмкин, әмма вирусның триггеры да була ала.


Табиб коронавирусның баш миенә зыян салуы турында кисәтте” язмасына фикерләр

Фикер өстәү