Артка юл юк. Кире кайтарып алып булмаслык тектоник үзгәрешләр чоры башланып килә

 Россиядәге вазгыятьне көнбатыш чикләрдәге конфликт билгели. Хәл киеренке һәм бик авыр. Мәскәү Кытайның тышкы эшләр министры авызыннан да үзенең сөйләшүләргә әзер икәнен әйттереп карады. Җавап юк. Атна ахырында җавап урынына илнең Кара диңгез флотына беспилотникларның көчле һөҗүме оештырылды.

Бик күп имеш-мимеш таралды. Флотның флагманы булган фрегат шартлатылу, берничә кораб батырылу турында сүзләр күп йөрде. Әмма Мәскәү боларның барысын да кире кага,  җиңелчә генә зыян салынуын, беспилотникларның юк ителүен әйтә. Украина белән «ашлык килешүе»н билгесез вакытка кадәр туктатып тору турында Россия ягының рәсми белдерүе бар. Бу белдерү шулай ук халыкара мәйданында зур яңгыраш бирде. Россия дөньякүләм ачлыкны махсус оештыра, дигән гаепләүләр ява башлады. Мәскәү, һөҗүм итүче беспилотниклар ашлык ташучы кораблардан күтәрелде, дип белдерә. Каршы як моны кире кага, юләрлек дип атый. Россия разведкасы һөҗүмнең Англия ярдәме белән оештырылуы турында фикерне дә алга сөрә. «Төньяк агым» торбаларын шартлатуда инглизләрне гаепләүләр дә ишетелде.

Көнбатыш «ашлык килешүе»нең өзелүен Мәскәүгә каршы байрак итеп күтәрергә җыена. «Дүшәмбе көнне Киев, Әнкара һәм БМО Кара диңгездә 14 корабның (ашлык төягән кораблар турында сүз бара) хәрәкәте турында килештеләр, бу хакта Россиягә әйтелде», – дигән хәбәр килде. Бу Россиядән курыкмыйбыз дигәнне аңлата. РФ Тышкы эшләр министрлыгы илнең «ашлык килешүе»нә кире кайту ихтималы турында уйлый. Министр урынбасары Андрей Руденко: «… моның өчен Севастопольдәге флотка һөҗүмнең барлык шартларын да ачыкларга кирәк», – дигән сүзләр әйтте. Бу очракта Мәскәүгә чигенү отышлырак, билгеле. Хәлне кискенләштерү Россия файдасына түгел.

Американнар яңартылган атом бомбаларын китерүне ашыктыралар. Финляндия, НАТОга кереп беткән очракта, үз туфрагына АКШның атом коралын урнаштыруга каршы булмавын, хәрби базаларны чикләмәячәген әйтте. Петербургка кул сузымы гына ара бит. Вашингтон Европага тагын бер очкыч йөртүче корабтан торган хәрби-диңгез төркемен юллады. Ул Англиянең көньягындагы Портсмуттагы хәрби-диңгез базасына ноябрь урталарына килеп җитәчәк. «Джордж Буш» авианосецы җитәкчелегендәге бер төркем Европа ярларында инде. Бик зур хәрби куәтләр болар.

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко: «Россиягә каршы сугыш киң фронт белән алып барыла: махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хәрәкәтләр – аның бер өлеше генә, ә кире кайтарып алып булмаслык тектоник үзгәрешләр чоры башланып килә», – дигән белдерү ясады.

Атна ахырында Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина илдәге икътисади хәл турында сөйләде. Сак оптимизм белән сугарылган булса да, аның чыгышында шатланырлык нәрсәләр юк.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү