Тәндәге миңнәрен табибка бармый гына тикшертеп булачак

Татарстанда күпбалалы ата-аналарга тән тиресен бушлай тикшертү мөмкинлеге ачыла. Кирәк булса, яман шешләрне алдан ачыклау өчен, цифрлы диагностика үткәреләчәк.

16 майдан республикада «Меланома-Стоп» акциясе башлана. Проектны Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова тәкъдим иткән.  Казанда – «Клиника СЛ», Чаллыда Республика клиник онкология диспансеры филиалы табиблары кабул итәчәк. Шулай итеп, һәр шәһәрдә йөзләп гаиләнең сәламәтлеген тикшерү күздә тотыла. Тикшерү барышында табиб яман шеш түгелме дип шикләнсә, өстәмә тикшерү билгеләнәчәк.

Моннан тыш Татарстанда яшәүчеләр тәндәге миңнәрен табибка бармыйча гына тикшертә алачак. Моның өчен миңне, янәшәсенә линейка куеп, якыннан фотога төшерергә кирәк. Шуннан соң  фотосурәтне һәм элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүматларны электрон адреска (oncort16@yandex.ru) юлларга. Табиб-онкологлар һәр фотосурәтне игътибар белән өйрәнәчәк. Кирәк булса, белгечкә өстәмә тикшерүгә җибәрәчәк.


Фикер өстәү