Казанда күп балалы ата-аналарга тән тиресен бушлай тикшертү мөмкинлеге ачыла

Татарстанда хәйрия проекты 16 майда башланып, август ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Татарстанда “Меланома-стоп” медицина-социаль проекты башлана. Аның кысаларында күп балалы ата-аналар тән тиресендә яман шеш авыруы билгеләрен алдан ук бушлай ачыклый алачак. Чара Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә узачак.

Табиблар тән тиресендә миңнәре күп булган кешеләргә, шулай ук миң үскәндә, төсен үзгәрткәндә тикшерү узарга киңәш итә. Шулай ук миң өслеге җәрәхәтләнеп, канланып торганда, аны кичекмәстән тикшертү кирәк.

Хәйрия проекты җәй азагына кадәр дәвам итәчәк. Казанда яшәүчеләргә башлангыч консультация алу өчен Казан шәһәре клиникасына (Павлюхин ур., 37) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен алдан язылып куярга кирәк.

Тән тиресендә яман шеш барлыкка килү куркынычы зур булган кешеләргә тән тиресе паспорты тутырылачак. Табиб, миң буенча шик туган очракта, яман шешме-түгелме икәнен ачыклау өчен Республика клиник онкология диспансерына җибәрәчәк.

Шул ук вакытта, “Татарстанның күп балалы гаиләләре” иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов белдергәнчә, республикада яшәүчеләр тәндәге миңнәрен табибка бармыйча гына тикшертә алачак. Моның өчен, янәшәсенә миллиметрлы бүлемтекләре булган линейка куеп, миңне фотога төшерергә һәм фотосурәтне электрон почтага (oncort16@yandex.ru) җибәрергә мөмкин. Хатта элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүматларны: ФИО, туу датасын һәм телефон номерын, шулай ук миңнең кайчан пәйда булуын һәм ничек үзгәрүен күрсәтергә кирәк. Табиб-онкологлар фотосурәтне, өйрәнеп, кирәк булса, белгечкә күренергә чакырачак.


Фикер өстәү