Татарстанда Сабантуйлар кайчан узачагы билгеле

Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә узачак.

Татарстан Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын күрсәтелгән даталарда үткәрүне тәэмин итү йөкләнгән. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга бу эштә актив катнашырга тәкъдим итте.


Фикер өстәү