Рамзан Кадыйровның кызы Айшат: «Бүген төбәкләр һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту аеруча мөһим»

Чечен Республикасының мәдәният министры Айшат Кадыйрова өч көнлек визит белән Татарстан башкаласына килде.

11-13 майда Казанда аның катнашында Чечня мәдәнияте көннәре уза. Шушы көннәр дәвамында Айшат Рамзан кызы шәһәрдәге күп кенә мәдәни объектларда йөреп чыгарга ниятли. Бүген исә ул Милли китапханәдә кунак булды һәм шунда ук журналистлар белән очрашты.

— Бераз булса да Казанны күрергә өлгердем инде. Милли ризыкларны да авыз итеп карадык. Барысы да таң калдыра! — диде Айшат Кадыйрова.

Ул шулай ук Татарстан белән Чечен Республикасының аралашып торуын да искәртте. «Быел бездә Казаннан китерелгән Коръән китаплары күргәзмәсе узды. Иртәгә исә Казанда Чечен Республикасы сәнгате күргәзмәсен ачарга ниятлибез. Бүген төбәкләр һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту аеруча мөһим. Илдәге вазгыятьне исәптә тотып, безгә бер телдә сөйләшергә кирәк. Бу очракта ул — мәдәният теле», — диде Айшат Кадыйрова журналистларга.

Аның сүзләренчә, быел Чечен Республикасы төзелүгә 100 ел тула, һәм бу — чечен мәдәнияте турында сөйләү өчен тагын бер сәбәп.


Фикер өстәү