Эльвира Игнатьеваның абыйсы Айнур: “Әни әле дә дару белән генә тора”

175 мәктәп фаҗигасендә һәлак булган Эльвирага 27 яшь тулган булыр иде. Балалар каны түгелгән мәктәптә инглиз теле дәресләрен укытты ул. Газиз баласының гомере әнә шулай өзелгәнгә әнисе әле дә җавап таба алмый интегә.

– Эльвира турында уйламаган вакытыбыз юк. Ятсак та, торсак та исебездә. Авыр, бик авыр. Йөрәкнең ничек өзелгәнен үзебез генә беләбез, – ди абыйсы Айнур. – Аеруча әтием белән әниемә бик тә кыен. Әни бигрәк бетеренде. Без Эльвираның ел ашын 8 майда ук уздырган идек. Бүген төрле чараларда булдык. Әти белән әни дә барды. Әни елый да елый ул. Әле менә дарулар эчерткәч йоклап китте. Мондый хәлләр башка кабатлана күрмәсен! Безгә Эльвирабыз бик җитми.

«Улларының туена әзерләнеп йөргән көннәрендә кызларының җеназасын үткәрәләр…»

 


Фикер өстәү