Дәүләт башлыгы әйтүенчә, хәрби хәрәкәтләрне Украинадагы националистлар һәм 2014 елда аларны өстерүчеләр башлаган.
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Россия хәрби хәрәкәтләр башламады, аларны ул, киресенчә, тәмамларга тырыша, дип яза RT.
— Без бернинди дә хәрби хәрәкәтләр башламадык, аларны без тәмамларга тырышабыз, – дигән ул.
Дәүләт башлыгы махсус хәрби операцияне үткәрү сәбәпләрен дә аңлатып үткән. Аның әйтүенчә, барысын да Украинадагы националистлар һәм 2014 елда дәүләт переворотыннан соң аларны өстерүчеләр башлап җибәргән.
— Шуннан соң Кырымда һәм Донбасстагы хәлләр булды. Менә шул 2014 елдан, барлык килешүләр, барлык йөкләмәләр онытылып, Донбасс төбәкләре асылда камалышта калды, авыр техника белән утка тотыла башлады, – дип басым ясап әйткән Россия Президенты.