Владимир Путин, Донбасстагы фаҗига Россияне Украинада махсус операция башлап җибәрергә мәҗбүр итте, дип белдергән

Президенты шулай ук, Россия Донбасста тормышны җайга салуга ирешәчәк, дип тә өстәгән.

Донбасстагы фаҗига Россияне Украинада махсус операция башлап җибәрергә мәҗбүр итте. Президент Владимир Путин “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасының күзәтчелек советы утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Донбасстагы, шул исәптән Луганск халык республикасындагы фаҗига Россияне бүген бөтен дөньяга танылган махсус хәрби операция башлап җибәрергә мәҗбүр итте”, – дигән Президент.

Владимир Путин шулай ук, Россия Донбасстагы тормышны җайга салуга ирешәчәк, дип тә өстәгән.
Россия Президенты илебез ярдәмендә Донбасста тынычлык урнашачагына ышаныч белдергән. “Шулай булачак та!” – дигән ул.


Фикер өстәү