Татарстанда май аендагы ял көннәрен озайтырга җыенмыйлар

Татарстанда 4, 5 һәм 6 майда өстәмә ял көннәре ясарга җыенмыйлар. Май бәйрәмнәрендә җитештерү календаре расланды инде, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Шулай итеп, республикада 30 апрель, 1, 2, 3, 7, 8, 9 10 май рәсми ял һәм бәйрәм көннәре дип санала.

Элегрәк татарстанлыларга май аенда өстәмә ял көннәре турында искә төшергәннәр иде. Алар бәйрәм көннәренә туры килсә, өстәмә ял көне булмаячак.


Фикер өстәү