Новосибирскида газ шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 13кә җитте

Новосибирскидагы биш катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 13кә җитте, дип хәбәр итте Риа Новости Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле сүзләренә сылтама белән.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 22 кеше зыян күргән, 13е һәлак булган. Кичә иртән Линейная урамында көнкүреш газы шартлаганнан соң биш катлы йортның дүрт подъездының икесе өлешчә, 30га якын фатир тулысынча җимерелгән, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү