Кыз егеткә кинога бару өчен 11 меңлек билет алдырган

Мошенниклар капкынына 31 яшьлек егет эләккән. Бу хакта Шәһри Чаллы хәбәр итә. 

Ул Интернет аша бер кыз белән танышып, аралаша башлый. Очрашырга сөйләшәләр. Кыз кинога барырга теләвен белдерә. Интернет аша билетлар сатып алырга тәкъдим итә. Хәтта сылтамасын җибәрә. Егет билетларны бер тапкыр сатып ала, икенче тапкыр, өченче… һәрвакыт “хата” дип языла. Ә чынлыкта картасындагы 11 мең сум юкка чыга. Кыз да аралашмый башлый. Шунда гына егет алданганын аңлап ала. Хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Мошенникларның Калмыкия Республикасында теркәлгән номерлар буенча язышуы ачыклана.


Фикер өстәү