Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда кулланылачак бюллетеньнәр басу өчен 70 тонна кәгазь тотылачак

70 тонна кәгазь, 2 тонна буяу, 10 көн вакыт… Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда кулланылачак бюллетеньнәр басу өчен әнә шуның кадәр көч һәм материал таләп ителә. Алар «Идел-Пресс» нәшриятында басыла.

Нәшриятның генераль директоры Әнәс Әскәров әйтүенчә, 28 август көнне алар бер мандатлы округлар буенча сайлау бюллетеньнәрен бастыра башлаган. Аларының эше беткән. Хәзер цехтагылар федераль исемлек буенча сайлау бюллетеньнәрен бастыру белән мәшгуль. Бүген биредә тәүлек әйләнәсендә өч смена эшли. Сайлауга барлыгы 1934500 бюллетень әзерләү планлаштырыла.

«Басылган бюллетеньнәр сортировкалау цехына озатыла. Аннары алар киселә һәм әзер продукцияне бәйләү складына озатыла», – ди Әнәс Әскәров. Һәр бюллетеньдә төрле төстәге махсус саклагыч тангер челтәре урын алачак. Федераль округ бюллетеньнәрендә ул – зәңгәр, бер мандатлыларныкында яшел төс белән билгеләнгән. Моннан тыш сайлау кәгазьләрендә махсус номерлы марка да урын алачак. Участок сайлау комиссиясе пичәте һәм участок комиссиясе әгъзаларының имзасы белән раслана.

– Тавыш бирүгә 14 көн вакыт калды. Бюллетеньнәр бастыру һәм аларны махсус чаралар ярдәмендә территориаль сайлау комиссияләренә, участок сайлау комиссияләренә тапшыру – иң җаваплы процедура. Мондый җаваплы эшне без Идел буенда иң эреләрдән саналган «Идел-Пресс» нәшриятына гына тапшыра алдык, – диде журналистлар өчен оештырылган пресс-тур вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Машинаның бар нәрсәне төгәл исәпләве аңлашыла. Әмма бу процессны кешенең контрольдә тотуы да мөһим. Хәзер без бу эшнең бөтен этапларын үтәбез. Эшне тиешле срокка кадәр икеләтә, өчләтә тырышып өлгертербез дип ышанам.

Бюллетеньнәрне 7 сентябрьдән дә соңга калмыйча территориаль сайлау комиссияләренә тапшырырга җыеналар. Андрей Кондратьев цехта артык бюллетеньнәр басылыр дип тә куркырга кирәкми дип ышандырды. Аларның барысы да җитди контрольгә алынган.

 

 


Фикер өстәү