Алма, чикләвек, кипкән җимеш һәм керән: иммунитетны ныгыту өчен файдалы катнашма

Рецептлар белән бүлешәбез.

Елның суык чорында иммунитетны ныгытуга ярдәм итәрдәй файдалы катнашма рецептларын тәкъдим итәбез. Аларны гап-гади продуктлардан әзерләргә мөмкин, дип яза “Челнинские известия”.

Кипкән җимеш катнашмасын әзерләү өчен 100әр грамм күрәгәне, кара җимеш, йөзем, 200 грамм әстерхан чикләвеген, кабыгы-ние белән ике лимонны ваклыйбыз. Шуңа 200 грамм бал өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Агач яки пыяла савытка бушатып, суыткычка урнаштырабыз. Иртән ач карынга берәр аш кашыгы ашап куябыз.

Алмалы-чикләвекле катнашма әзерләү өчен 100әр грамм алма һәм әстерхан чикләвеге кирәк. Алманы – угыч аша чыгарабыз, чикләвекне – каһвә тарткычта ваклыйбыз. Икесен бергә савытка салып, болгатабыз. Ике лимонның согын һәм бер аш кашыгы бал өстибез. Көненә ике тапкыр, ашар алдыннан берәр аш кашыгы күләмендә кулланабыз.

Керән белән балдан да иммунитетны ныгытырдай витаминлы катнашма әзерләргә мөмкин. Керән тамырларын юып, киптереп, блендерда ваклыйбыз. Кайнар суга (кайнаган) салып, ике сәгать тотабыз. Шуннан, суын сөзеп, бергә-бер нисбәтендә бал өстибез. Яхшылап болгатабыз. Иртәнге һәм кичке аш вакытында берәр аш кашыгы күләмендә ашыйбыз.

Алоэ белән балдан ясалган катнашма да сәламәтлек өчен бик файдалы. Блендерда 500 грамм әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Чикләвеккә бер әфлисун (кабыгы-ние белән ваклап турап) өстибез. Алоэ яфраклары согын (100 миллиграмм күләмендә кирәк) һәм өч лимон согын сыгып, катнашмага салабыз. 300 миллиграмм бал өстәп, барысын бергә әйбәтләп болгатабыз. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы күләмендә кулланабыз.

Витаминлы катнашмаларның барысын да суыткычта сакларга кирәк.


Фикер өстәү