Камчаткада Ан-26 самолеты төшкән урыннан 19 кешенең мәете табылган дип хәбәр итә РИА Новости.
«Эзләү операциясе барышында Камчатка ярлары янында тагын ун мәетнең фрагментлары табылган», — дигән агентлыкның әңгәмәдәше.
Һәлакәт урынында эшләр дәвам итә — анда 51 коткаручы эшли. Водолазлар һава торышын яхшыргач суга керәчәк.
Камчаткада югалган АН-26 самолеты хәрабәләре Палана бистәсе тирәсендә табылган