Камчаткада югалган АН-26 самолеты хәрабәләре Палана бистәсе тирәсендә табылган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, очкыч һәлакәтендә исән калучылар юк.

Камчаткада югалган АН-26 пассажир самолеты хәрабәләре табылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы “Камчатка авиапредприятиесе” генераль директоры Алексей Храбров сүзләренә таянып хәбәр итә. “Әйе, самолет хәрабәләре табылды. Ни өчен һәлакәткә юлыгуын әйтә алмыйм. Иртәгә генә бу җәһәттән ниндидер мәгълүмат пәйда булырга мөмкин”, – дигән ул.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, самолет хәрабәләре аэропорттан 3,8 км ераклыкта – Палана бистәсе янында табылган.
Моңа кадәр ТАСС агентлыгына ашыгыч хезмәтләрдән бер чыганак очкычның хәрабәләре табылуы турында хәбәр иткән булган. “Самолет кисәкләре Палана бистәсе тирәсендә табылган. Җиргә килеп төшкәнче, таучыкка килеп бәрелгән, шул сәбәпле самолет җимерелүгә дучар булган”, – дигән агентлыкка хәбәр итүче. Моннан тыш, аның мәгълүматларына караганда, самолетта исән калучылар юк.


Фикер өстәү