1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифлар артты

Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бәяләр артты.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сүзләренчә, газның бер кубометры өчен тарифлар — 6 сум 70 тиен сум, электр энергиясенә 4 сум 11 тиен күләмендә билгеләнгән. Ташламалы категорияле гражданнар өчен — бер киловатт 2,88 сум.

«Күп фатирлы йортларда чүп чыгару хезмәте өчен түләү бер кешегә 96,08 сум, шәхси торак йортлар өчен аена 104,23 сум тәшкил итәчәк», — диде Александр Груничев.


Фикер өстәү