Бүген иртән Камчаткада Ан-26 пассажир самолеты белән элемтә югалган. Ул Петропавловск-Палана рейсын башкарган була, дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк матбугат хезмәтендә.
Коткаручылар Петропавловск-Камчатскидан Палан бистәсенә очкан Ан-26 төшү урынын билгеләгән.
Самолет диңгезгә төшкән, дип сөйләгән «РИА Новости»га ашыгыч хезмәт вәкиле. Бортта экипажның алты әгъзасы, 22 пассажир, шул исәптән ике бала һәм бистә башлыгы Ольга Мохирева булган.