Күреп сөйләштеләр. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары берьюлы 3 утырышны районнарда уздырды

Түбән Камада – юл һәм транспорт, Болгарда – сәламәтлек, Урыссуда – үзара салым. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары берьюлы 3 утырышны районнарга чыгып уздырды.

Түбән Камада Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетлары һәм әлеге комитетлар каршындагы эксперт советларының уртак утырышында транспорт мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Депутатлар берничә предприятиедә булды, М7 федераль трассасының Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп узу юлында Чулман аша күпер төзелешен барып күрделәр, беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар һәм берничә закон проектын тикшерделәр. Күпер төзелешендә эшнең 20 проценты башкарылган. Инде киләсе елда анда техника йөри алачак. «Күпер тулы көченә эшли башлагач, Түбән Камада тормыш үзгәрәчәк», – диде Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин. Бу төбәк өчен тагын бер әһәмиятле проект Тукай районында тормышка ашырыла. Биредә Дэн Сяопин исемен йөртәчәк логистик комплекс төзиләр. Ул атна саен Кытайдан ким дигәндә бер поездны каршы алып, аны кабат төяп җибәрер дип планлаштыралар. Эше дә, ашы да булачак.

Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының Спас районында узган күчмә уртак утырышында сәламәтлек турында сөйләштеләр. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашында узган утырышка җыелучылар Тукай авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын, Болгардагы поликлиника һәм үзәк район хастаханәсен барып күрде. Парламент вәкилләре белән сөйләшкәндә район халкы терапевтлар санын арттыруны сорап мөрәҗәгать итте. Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, узган ел республикада 605554 кеше диспансеризация узган. Быел бу күрсәткеч 875 мең 295 кешегә җитәр дип ниятлиләр. Республика клиник онкология диспансеры мәгълүматлары буенча, 2022 елда диспансеризацияләү нәтиҗәләре буенча 2422 кешедә онкология авыруы ачыкланган. Республикада беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү кысасында «Мобиль поликлиника» эшли. Ел башыннан мобиль комплексларда республиканың төрле районнарында 12412 кешене тикшергәннәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча быел республикада «сәнәгать диспансеризациясе» проекты гамәлгә ашырыла. 20560 кешене кабул иткәннәр, аларның 7 меңгә якынын җентекләбрәк тикшерәчәкләр. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов диспансеризация турында халыкның фикеренә колак салырга, моның өчен элемтә булдырырга тәкъдим итте. Шулай ук халык арасында аңлату эшен яхшыртырга да килештеләр. Чир яшерү юньлегә илтми.

Ютазы районында Бюджет, салымнар һәм финанслар  һәм Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетларының уртак күчмә  утырышы узды. Анда катнашучылар үзара салым җыю турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, дәүләт халыктан җыелган һәр сумга авылларда һәм район үзәге саналган бистәләрдә – 4, район үзәге саналган шәһәрләрдә – 3, ә Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Казанда 2 сум акча өсти. 2014 елдан бирле республикада халыктан 2,3 млрд сум акча җыелган, дәүләт шуңа 9 млрд сум өстәгән. Бу акча нигездә юл эшләре, зиратларны карап тоту, җирлек территориясен төзекләндерү, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итүне оештыру кебек эшләргә тотыла. Җыелган акчаны файдалану мөмкинлеге булган эшләрнең аерым исемлеге бар. Татарстан Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Столяров әйтүенчә, җирле үзидарә органнары һәм халык  бу исемлеккә законсыз чүплекләрне бетерү, паркларны карап тоту һәм башка юнәлешләрне дә өстәүне сорый. Депутатлар Министрлар Кабинетына бу мәсьәләне тикшерергә тәкъдим итте. Акчаның бәрәкәте булсын!

 

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/


Фикер өстәү