Мөфти Татарстан хаҗиларының беренче төркемен каршы алды

Хаҗ кылган Татарстан мөселманнарының беренче төркеме Казанга кайтты. Аларны Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якыннары, дуслары, гаилә әһелләре белән беррәттән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм хаҗ операторы вәкилләре каршы алды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти Камил хәзрәт очрашу барышында Хаҗга баруның тормышыбызда иң мөһим сәфәр булуын, аңа кеше гомер буе әзерләнүен, хаҗны мөмкинлегең булу белән үтәргә кирәклекне искә төшерде. Бүген беренче хаҗиларны каршы алуның әһәмиятен билгеләп, ул хәдис китерде: «Хаҗи кеше өйгә кайтып җиткәнче гөнаһсыз килеш үзе өчен яки башка берәр кеше өчен дога кылса, аның гөнаһлары да гафу ителер». Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренче хаҗиларны сөенеп каршы алырга килдек. Сез беренче төркем. Аллаһы Тәгалә сезнең хаҗларыгызны кабул итсен, сез бүген сабый балалар кебек гөнаһсыз килеш өйләрегезгә кайтырсыз, хаҗ кылганнан соң кеше үзгәрергә тиеш», – ди Камил хәзрәт.

Мөфти хәзрәт ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, аерым алганда хаҗиларга медицина хезмәте күрсәткән 20 табибка аерым рәхмәт сүзләрен белдерде. Медпункт тәүлек әйләнәсе хаҗилар булган һәр җирдә эшләде: кунакханәдә дә, Мина һәм Мөздалифә үзәннәрендә. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителде.

Хаҗиларның туган җирләренә әйләнеп кайтуы дәвам итә. Соңгы төркем 17нче июльдә кайтачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2023нче елда изге Мәккә җирләренә бөтен дөньядан 1,8 миллион кеше хаҗ кылырга килде. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән барлык чикләүләр быел бетерелде.

 


Фикер өстәү