Филүс Каһиров: «Кешене генә түгел, аның эшен дә хөрмәт итә белергә кирәк»

Кызыклы бәйрәмнәр сериясен 18 сентябрьдә билгеләнеп үтүче Хөрмәт көне белән дәвам итәбез. Кызыклы, дияр урынга, «кирәкле» сүзе күбрәк туры киләдер монда. Тормыш кыйммәтләребез үзгәреп торган чорда хөрмәтнең урыны түрдәнме? Гомумән, бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары өчен әлеге сүз нәрсәне аңлата?

Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты:

– Бик уйландыра торган сорау булды әле бу. Хөрмәт – минем өчен бик киң мәгънәле хис. Гомумән, кешенең кайсы хисен генә алсаң да, аны сүз белән генә аңлатып бирү бик кыен. Миңа калса, яныңдагы һәр кешене, тирә-юнеңдәге һәр нәрсәне хөрмәт итәргә кирәк. Кешене генә түгел, аның эшен дә хөрмәт итә белергә кирәк. Ансыз мөмкин түгел. Җир йөзендә төрле кешеләр, төрле тәрбия бар, әмма хөрмәт кебек хис беркайчан да үз кыйммәтен югалтмаячак.


Фикер өстәү