Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» директоры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, С.П. Горбунов ис. КАЗ директоры Николай Савицких һәм ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнашты.

Яклар Казан авиация заводын алга таба модернизацияләү мәсьәләләре һәм предприятиене техник яктан яңадан җиһазландыру темплары, шулай ук перспектив проектлар буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен:

«Технодинамика» – һава суднолары өчен җиһазлар, шул исәптән шасси, ягулык системалары һәм очыш белән идарә итү системалары, ярдәмче көч җайланмалары өчен Россиянең әйдәп баручы эшләүчесе һәм җитештерүче.


Фикер өстәү