Владимир Путин кайбер төбәкләрдә янгынга бәйле хәлләрнең катлаулы булуын белдергән

Россиядә янгыннарның гомуми мәйданы узган елдагыга караганда 2,8 тапкыр кимрәк. Әмма аномаль һава шартларының хөкем сөрүе сәбәпле, кайбер төбәкләрдә хәлләр катлаулы булып кала, дип белдергән Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта “Интерфакс” яза.

Президент, аерым алганда, Рязань өлкәсендә янгынга бәйле авыр хәл урнашуын искәрткән. Ул шулай ук Россиядә генә түгел, Европада да аномаль эссе булуын, эсселекнең зур табигый янгыннарга китерүен әйткән.
“Корылык, елгаларның кибүе, башка сәбәпләр бөтен континентта янгыннарга каршы көрәшүне бик нык катлауландыра, зур көч таләп итә. Кызганычка, табигать афәте безне – Россияне дә читләтеп узмады”, – дигән ул.
Владимир Путин вице-премьер Дмитрий Григоренкога янгын куркынычы булган төбәкләрдә шәхсән булып, сәфәренең йомгаклары турында үзенә җиткерергә кушкан.


Фикер өстәү