Мәктәпкә җыенганда акчаны янга калдыру буенча ЛАЙФХАКЛАР

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма мәктәпкә тулысынча әзер булганнар сирәктер. Чөнки алдан алып куелган уку формасы һәм аяк киемнәре кечерәергә мөмкин. Соңга калдым бугай дип борчылмагыз, әле соң түгел. Ә без исә, мәктәпкә җыеганда, акчаны янга калдыру ысулларын исегезгә төшерергә булдык.

Якында гына димә

Якындагы кибеттә барысы да бар, дип аннан алырга ашыкмагыз. Чөнки 1 сентябрьгә кадәр зур булмаган кибетләрдә бәяләр шактый тешли торган була. Зуррак сәүдә үзәкләрендә исә, киресенчә, уку елы башланыр алдыннан мәктәп формасына, канцелярия товарларына, аяк киемнәренә ташламалар ясыйлар. Мәктәп кирәк-яраклары  алырга чыгар алдыннан,  иренмичә сайтларны карап чыгыгыз. Бәяләрне карап, язып, чагыштырганнан соң, шактый акчагызны янга калдырырга мөмкин булачак. Ташламалы әйберләрне махсус кушымталарда (SkidkaOnline, «Акции всех магазинов России») да табарга була.

Кешбэк куллан

Нәрсә дә булса сатып алганнан соң чыгымның бер өлешен кире кайтару хәзер бөтен банкларда да бар диярлек. Банкларның партнерлары булган кибетләрдә карта белән түләгән очракта акчаның бер өлеше шундук кире кайта. Кешбэкны ничек кулланырга икәнне белмәгән очракта, банк хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә була. Шул рәвешле товар бәясенең 30 процентка кадәрен кире кайтару мөмкин. Шулай кайбер кибетләрнең дисконт карталарына җыелган баллар белән дә шактый акчаны экономияләргә була.

Сайттан яңаны эзлә

1 сентябрь алдыннан мәктәп кирәк-яракларын онлайн «барахолкалар»дан табарга мөмкин. Анда кемдер алдан алып куеп кечерәйгән, киелми калган яңа форма, спорт киемнәре, букчаларны ташламалы бәядән алырга була. Башкалар алганчы тизрәк онлайн түләп калыйм дип ашыкмагыз һәм карта мәгълүматларын чит-ятларга бирә күрмәгез.

Артыгын сатарга куй

Интернетта хәзер арзанга сатып алу гына түгел, шулай ук үзеңдәге киелми калган яки киелсә дә төсен җуймаган әйберләрне, мәктәп әсбапларын сату өчен дә кулай вакыт.  Кечерәйгән, алып та ошамаган, кирәкмәгән әйберләрне һич кыенсынмый сатарга куя аласыз. Тамчылардан күл җыела, сатудан кергән акчага өстәп яки шул бәягә башка кирәк-яракларны алырга мөмкин бит.

Берләшү отышлы

Әти-әниләр чатлары уку елы алдыннан тагын да җанланып китә.  Анда берләшеп, эш дәфтәрләре, контурлы карталар, китап, уку әсбаплары, спорт киемнәре алган очракта шактый экономияләп була. Күпләп алу һәрчак  отышлы, ә берәр әти-әнинең ташламалы картасы да булса, 15 процентка кадәр экономияләргә мөмкин.

Кичектереп тор

Хәзер алып куям да, эш бетә дип ашыкмасагыз да була. Әлбәттә, беренче сентябрьгә баланы яңа кием, букчалар белән җибәрәсе килә. Ә 2–3 атнадан соң шул ук әйберләрне 50 процентка кадәр ташламалар белән алырга да мөмкин. Әгәр балагызның уку формасы хәзергә таман, ә уку елы уртасына кадәр кечерәясен чамалыйсыз икән, зурракны ташлама белән алып кую да комачау итмәс.


Фикер өстәү