QR-коды булмаган татарстанлыларга таксида йөрергә киңәш иттеләр

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов qr-коды булмаган кешеләргә таксида йөрергә киңәш итте. Бу хакта ул Instagram дагы туры эфир вакытында белдерде.

Хәнифов билгеләп үткәнчә, QR-код күрсәткәннән соң пассажир икенче тукталышка кадәр билет алырга тиеш. Югыйсә билетны аңа бирмәячәкләр, һәм ул киләсе тукталышта чыгарга тиеш булачак. Хулиганлык очрагында машина йөртүче яки кондуктор полиция хезмәткәрләрен чакыртырга мөмкин, һәм пассажирга штраф янаячак.

Ашыгыч эшләр буенча QR-кодсыз Татарстан халкына министр бернинди кодлар да кирәк булмаган такси чакыртырга киңәш итте.

Элегрәк ТР Транспорт министрлыгында 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында йөрү турында сөйләделәр.


Фикер өстәү