Психолог егет сөйгәнен гашыйк иткән студентны үтергән

Новосибирскида психология факультеты магистранты сөйгәнен гашыйк иткән студентны үтергән.

Егетне үтергәннән соң ул ни өчен мондый адымга баруы турында социаль челтәрләрдә озын итеп пост язган.

Новосибирскиның техник университеты каршында психология факультеты магистранты Денис Миллер бер студентка пычак кадаган. 26 яшьлек егет башкалардан тыныч холыклы булуы, әллә ни игътибар җәлеп итмәве белән аерылып торган. Ул психолог булырга хыялланган һәм югары уку йортында әлеге юнәлеш буенча укыткан. Ә аның үзенә психологик ярдәм кирәк булуы турында беркемнең дә башына килмәгән.

Җинаятьнең сәбәбе — мәхәббәт өчпочмагы: ул очрашып йөргән кыз башка егеткә гашыйк булып, аны ташлап киткән.

Яралы егет ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү