Рөстәм Миңнеханов: «Ак барс» өчен Татарстанда да, республикадан читтә дә җан аталар»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Ак барс» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. 29 февральдә Казан командасы быелгы плэй-оффта беренче очрашуын уздыра.

«Безнең плей-офф алдыннан очраша торган яхшы традиция бар. Хәзер барысы да яңадан башлана. Бернинди киртәләр юк, бары тик җиренә җиткереп уйнарга гына кирәк. Без сезнең тугры җанатарларыгыз. Команданың уңышлары – безнең уңышлар, сезнең проблемалар – безнең проблемалар. Иң мөһиме, имгәнүләр булмасын. Әлбәттә, һәр команда беренче булырга омтылачак. Без сезгә зур хөрмәт белән карыйбыз. Сезнең өчен Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә җан аталар. Без һәрвакыт сезнең белән. Һәрберегез үз эшенең профессионалы. Хәерле сәгатьтә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Ак барс»ның баш тренеры Зинәтулла Биләлетдинов республика җитәкчелегенә командага ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Плей-офф — хоккейның зур бәйрәме. Барлык командалар да үз көчләрен кызганмыйча җиңүгә омтылачак. Без моңа әзер дип саныйм. Берләшергә һәм бердәм булып максатка таба барырга кирәк», – диде ул.

Очрашу ахырында команда капитаны Александр Радулов Рөстәм Миңнехановка плей-оффка махсус әзерләнгән спорт толстовкасын тапшырды.

Гагарин кубогының 1/8 финалында «Ак барс» «Автомобилист» белән очраша. Беренче уен 29 февральдә, «Татнефть Арена» бозында узачак.


Фикер өстәү