Яшь галим Айзирәк Садыйков: «Күсенең дә файдасы бар»

Күсе һәм кеше йөрәге. Казан федераль университетындагы кеше сәламәтлеген саклау кафедрасының өлкән мөгаллиме Айзирәк Садыйков ике арадагы аерманы өйрәнә. Бу ни өчен кирәк? Яшь галимнән тикшеренү нәтиҗәләре турында сораштык.

Айзирәк – Чистай районы Мөслим авылы егете. Кечкенәдән туган авылының табигатенә сокланып үскән. Биология белән кызыксынуы шул еллардан ук килә. 2013 елда Мөслим мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, КФУга укырга кергән. Университетта укыганда, фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә башлый ул. Хәзерге вакытта галим-физиолог Нәфисә Зыятдинова җитәкчелегендә аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясе яза. Диплом алгач, яшь белгеч Казанның 2 нче татар гимназиясенә эшкә урнаша. Белем биреп кенә калмый, укучыларда табигатькә карата хөрмәт уята, сакчыл караш булдырырга тырыша. Тик фәнгә күбрәк вакыт калсын өчен, үзе укыган университетта укытуны кулайрак  саный.

Без күселәрдән җирәнеп, борын чөерсәк, ә монда башкача. Белгечләр өчен алар кадерле җан иясе кебек. Тәҗрибә үткәрүчеләр әхлак дигән нәрсәне онытмый. Әлбәттә, курку хисе дә юк. Башкача булганда, тәҗрибәнең уңышлы чыгасына өметләнергә дә кирәкми.

Күселәр идән астында түгел, университет вивариенда яши. Аларның саны йөзләгән. Шартлар яхшы. Махсус азык, асларына йомычка һәм башка кирәк-яракны университет сатып ала. Барлык тикшеренүләр дә университетның кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы лабораторияләрендә башкарыла. Заманча җиһазлар ярдәмендә йөрәк эшчәнлегенең дистәләгән күрсәткече яздырыла һәм анализлана. Әлеге тикшеренү юнәлешен кафедра мөдире, республиканың атказанган фән эшлеклесе, профессор Тимур Зефиров җитәкли.

– Мин йөрәк эшчәнлеген көйләү механизмнарын өйрәнәм. Йөрәк-кан әйләнеше системасы эчке һәм тышкы тирәлек йогынтысын бик тиз тоя. Тормышта киң таралган тискәре факторлар беренче булып әлеге системага тәэсир итә, – ди 28 яшьлек Айзирәк тәҗрибәләре хакында.

Тәҗрибәдә ак токымсыз күселәрне кулланулары да юкка түгел. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, имезүче хайван буларак, йөрәк төзелеше һәм эшчәнлеге кешенекенә охшаган. Икенчедән, тиз арада күпсанлы токым алырга мөмкин. Шулай ук күселәрнең үз-үзләрен тотышы, генетикасы төрле авыруларны, яшәеш, картаю үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге бирә. Кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясаучы, әйтик, аз хәрәкәтләнү, агулы газлар яки башка тәэсирләрнең күселәргә йогынтысын да ачыклыйлар.

Яшь белгеч аңлатуынча, йөрәк, кан тамырлары авырулары яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә еш күзәтелә. Ләкин йөрәк төрле яшьтә төрлечә эшли. Димәк, профилактика да, авыруларны дәвалау да берүк була алмый. Шуңа күрә тәҗрибәләрнең төрле этабында төрле яшьтәге күселәрне кулланалар. Молекуляр механизмнарны ачыклау, күзәнәктәге процессларны өйрәнү, органның эшчәнлеген анализлау өчен дә кирәк бу. Гадирәк итеп әйткәндә, теге яки бу препаратларның йөрәк эшчәнлегенә йогынтысын ачыклыйлар.

– Һәрбер кечкенә генә ачыш – зур максатка бер адым. Тикшеренү өлкәсенә юл кечкенәдән салына. Шушы яшьтән кызыксынуны үстергәндә, баланы мәктәптә үк фәнгә юнәлтеп була. Мин укытучыларыма рәхмәтле. Яшәеш фәннең юнәлешен билгеләсә, фән кешелекнең киләчәген яктырта, – ди яшь галим.


Фикер өстәү