Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХЛның даими чемпионаты тәмамланганнан соң «Ак Барс» хоккей клубы белән традицион очрашу уздырды. Ул республика өчен плей-офф Сабантуй кебек дип саный.
«Барлык татарлар да сезнең өчен җан аталар. Бөтен дөньяга сез үз осталыгыгызны күрсәтәсез. Җиңел булмаячак, әмма без көрәшәчәкбез. Хәтта бата башлаганда да көрәшергә кирәк, аннары тартып чыгарырга була. Шулай да дүрт җиңүгә кадәр уйнарга кирәк», — дип йомгаклады Президент.
Команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов республика җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул сезонның яхшы һәм кызыклы булуын билгеләп үтте, шуңа да карамастан, плей-оффта катлаулырак булачак.
«Чемпионатта җиңү — зур бәйрәм, шуңа күрә бу бәйрәм булсын өчен барысын да эшләячәкбез», — дип искәртте уенчы.